
Эш тәҗрибәм
Бүгенге көндә тулы һәм сыйфатлы белем бирү проблемаларының берсе – укучыларның тормышка яраклашуын (социальләшүен) тәэмин итүче чара буларак дәүләт телләрен һәм чит телләрне сыйфатлы өйрәтү. Президентыбыз тарафыннан республиканың мәгариф системасы алдына үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә ала торган шәхесләр әзерләү бурычы куелган иде. Бу бурычлар төрле педагогик технологияләр белән өйрәтелә. Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – зур үсеш-үзгәрешләр кичереп яшәүче бүгенге җәмгыяткә киләчәктә дә Туган ил язмышы өчен җаваплы, халыкара мөнәсәбәтләр корырга әзер, конструктив һәм хәрәкәтчән, мобиль, хезмәттәшлеккә сәләтле, мөстәкыйль рәвештә сайлау карары бирә белүче, эшмәкәр, әхлаклы һәм заманча белемле шәхес тәрбияләү.
Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы? Укытучы күңелендә һәрвакыт шундый сораулар, шундый уйлар, минемчә.
Мин Казан шәһәре Киров районының 70 нче урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшлим. Минем чыгышымның темасы: “Заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү”. Максатым: укучыларымның үзләре куйган сорауларына җавап табарлык һәм куелган мәсьәләләрне чишәрлек, алган белемнәрен тормышта куллана белерлек, дөрес фикерли алырлык белемле булуына ирешү.
Шуннан чыгып мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычларны куйдым:
• укучыларның танып белү активлыгын арттыру;
• фикерләрен логик эзлекле итеп әйтеп бирергә күнектерү;
• укучыларның критик фикер йөртү сәләтләрен үстерү;
• укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу;
• телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;
•
• татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту.
Телгә алынган мәсьәләләрне хәл итү өчен, укыту технологияләренең тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы, коммуникатив компетентлы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә түбәндәге педагогик технологияләрне кулланам: коммуникатив технология, проект, компьютер технологияләре, сәламәтлек саклау һәм уен технологияләре.
Укучыны фикерләргә, сөйләмгә этәрә торган технологиянең берсе – бүгенге көндә методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология. Әлеге технология укучыларны үз фикерен әйтә, иптәшләрен тыңлый белергә өйрәтә. Уңайлы психологик атмосфера тудырырга булыша, бер-берсенә ярдәмләшеп, килешеп эшләү күнекмәләрен формалаштыра.
Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштыра белүләренә ирешү өчен, башлангыч сыйныфларда укучыларга әзер җөмлә калыплары тәкъдим итәм. Мәсәлән, шундый җөмлә калыпларына бер мисал.
Мин театрга барам
Мин иртәгә театрга барам.
Мин иртәгә әни белән театрга барам.
4 нче сыйныфларда “Табигатьне саклыйбыз” лексик темасын өйрәнгәндә, грамматик тема булып исемнәрнең килеш белән төрләнеше өйрәнелә. Сүзләрне килеш белән төрләндереп кенә калмыйча, кечкенә хикәя килеп чыгарлык итеп, җөмләләр төзетәм. Моны, билгеле, укучыга үзенә генә башкаруы кыен, шуңа күрә укучыларга парлап, я төркемнәрдә эшләргә тәкъдим итәм. Нәтиҗә матуррак та, отышлырак та була. Ә югары сыйныфларда эш катлаулана. Төркемнәрдә эшләүче укучының берсе тыныш билгеләренең куелышын аңлата, икенчесе урман сүзе белән сүзтезмәләрне язып ала һ.б. Мәсәлән, шундый хикәягә бер мисал.
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Урман - халыкның байлыгы. Безнең өчен урманның файдасы бик зур. Без урманга җиләк җыярга барабыз. Гаиләбез бу матур урманны ярата. Урманнан кич кенә кайтабыз, чөнки урманда бик күңелле.
Яңа стандарт таләп иткән универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны әдәбият дәресләрендә киң файдаланам. Бу очракта мин төркемнәрдә эшләүне кулайрак күрәм. Мәсәлән 5 нче сыйныфта Габдулла Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасын өйрәнгәч, геройга бәяләмә бирүне укучылар парларда эшлиләр. Ә менә “малай дөрес эшләдеме?”, “син аның урынында булсаң, ни эшләр идең?” кебек сорауларга җавапны төркемнәрдә башкарсаң да нәтиҗәле була.
Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү - уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Шуңа күрә дә мин укучыларны төрле проект эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырышам. Мәсәлән 5 нче сыйныфларда һәр балага үзенең гаиләсе, яшәгән урамы, гаилә шәҗәрәсен төзү буенча ижади проект эшләргә бирәм. Укучылар мондый эшкә бик теләп алыналар. Алар теге яисә бу тема буенча мәгълүмат туплыйлар, аны презентация яки проект рәвешендә әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясыйлар.
Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати - комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФДББС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки ФДББСның төп максаты – укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш. Аеруча да педагогик практикамда презентацияләрне киң кулланам. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?
- дәрес материалын күз алдына китерү. Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Аннан бирелгән рәсем анимацияле картиналар белән алышына. Хәрәкәтләр ярдәмендә укучылар образларны тулырак итеп күз алдына китерәләр.
- төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып, укучылар белән берлектә, төрле модельләр һәм таблицалар төзибез.
Сыйфат
1. Предметның билгесен белдерә
2. Сораулары – нинди? кайсы? кайдагы?
3. Дүрт дәрәҗә
- гади
- артыклык
- кимлек
- чагыштыру
4. Җөмләдә - ия, аергыч, хәбәр
5. Татар телендә исем белән сыйфат янәшә килгәндә, килеш белән исем генә төрләнә.
Искәрмә! Сыйфатланмышы төшеп калса, килеш,
тартым белән төрләнә.
Имя прилагательное
1. Обозначает признак предмета
2. Отвечает на вопросы «какой?»,
«какая?», «какое?»,
«какие?», «чей?»
3. Степени сравнения:
-положительная,
-сравнительная,
- превосходная
4. В предложении прилагательное чаще всего бывает определением, но может быть и сказуемым.
5. Прилагательные склоняются по падежам и числам, а в единственном числе по родам. Исключение составляют краткие прилагательные и прилагательные в сравнительной степени: они не склоняются.
Ә менә татар әдәбияты дәресләрендә компьютер элементлары язучыларның иҗатларын, тормыш юлларын өйрәнгәндә уңышлы. Мин аларны өлкән сыйныфларда схема рәвешендә кулланам.
Урта сыйныфларда язучы белән таныштырганда Укучылар өчен дә, укытучы өчен дә бик уңай булган таблица тәкъдим итәм. Ул 9 бүлектән тора.
Шаблон - таблица
№ С Җаваплар
1 Кайда hәм кайчан, нинди гаиләдә туган?
2 Кайларда укыган?
3 Кайларда эшләгән?
4 Иҗатының беренче баскычы.
5 Этәргеч бирүчеләр.
6 Язган әсәрләре.
7 Әсәрләренең төп тематикасы.
8 Мактаулы исемнәре.
9 Өйрәнеләчәк әсәре.
Әлеге шаблон – таблица әдәбият дәфтәренә өстәмә бит итеп ябыштырылып куела. Язучының биографиясен өйрәнгәндә без шушы таблицаны тутырабыз.
- үз-үзеңне тикшерү булдыру. Укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыруда, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерүдә, уңышлы кулланыла торган алымнарның берсе – тестлар. Мин аларны гомумиләштерү дәресләрендә, катнаш дәресләрдә белемнәрен тикшерү өчен кулланам. Соңгы вакытларда онлайн-тестлардан да куллануны тормышка ашыра башладым.
Бүгенге көндә укучы барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Бу очракта без мәктәбебез укытучылары белән берлектә, укучыларны кирәкле мәгълүматларны эзләгәндә кирәкмәгән сайтларга юлыкмасыннар дигән максат белән, презентация эшләдек. Анда чыгыш ясар өчен, рефератлар язар һәм презентацияләргә кирәкле булган чыганакларны тупладык. Мин аны һәр укучыга ярдәмлек итеп тараттым.
Укучыларның глобаль челтәрдә аралашу әдәбенә монда балаларның үзләре белән уртага салып сөйләшерлек темалар бихисап. Интернеттан алынган сөйләм үрнәкләрен тәкъдим итәм. Укучылар аларны төзәтеп язалар. Эш кәгазьләрен язарга өйрәнү дәресләрендә электрон хатлар, спам, “бәхет хатлары”, SMS-хәбәрләргә куела торган әдәп кагыйдәләре турында аңлатам. Монысы да заман таләбе.
Сәламәтлекне саклау технологияләрен дә дәресләрдә актив кулланам. Сыйныф бүлмәсендәге шартлар: температура, яктылык, тавыш һ.б.СанПИН таләпләренә туры килә. Эшчәнлек төрләреннән – язу, сорауларга җавап бирү, тыңлау кебек эш төрләренең һәрберсенә 7-10 минут вакыт бирергә тырышам. Һәр дәрестә физкультминут үткәреп алам Ә аларны үткәргәндә татарча төзелгән презентацияләрдән кулланам.
Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә.
Менә шундый юллар белән мин үземнең укучылармның татарча аралашуын үстерү һәм камилләштерү өчен тынгысыз эш алып барам.
Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым ачык дәресләрдә актив катнашалар, төрле конкурсларда призлы урыннар алалар, дәрескә кызыксынып, теләп йөриләр.
“Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән кешенең генә киләчәге өметле була», – дип язган күренекле галим Риза Фәхретдин. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: киләчәгебез якты һәм өметле булсын дисәк, замана таләп иткәннәрне күздә тотып, көчебездән килгәнчә хезмәт итик!
Кулланылган әдәбият
1. Заир-Бек С.И. Развитие критического мышления на уроке: пособие для учителей общобразоват. учреждений / С.И. Заир-Бек, И.В. Муштавинская. – 2-е изд., дораб. – М.: Просвещение, 2011.- 223с.
2. Камаева Р. Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр/ Р.Камаева//Мәгариф.- 2014.- №11(ноябрь).- 16-21б.
3. Киләчәккә күзсалучы бүгенгене яхшы күрә/ төз. Л.М. Яранова, М.И. Сафина.- Казан: Школа.- 2009.- 152б.
4. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологиләр/төз. Р.З. Хәйдәрова, Р.М. Исхакова. - Яр Чаллы: ДДЦ "Ислам нуры". -2013.-70б
- Бикбулатова Рузиля Мунировна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев