SMI.KAZANOBR.RU

Ссылка на мой личный сайт "Укытучыга методик ярдәмлек"

IMG_20160112_164130

Хөрмәтле коллегалар, сезне үземнең сайтымда күрергә шат булачакмын: http://railyarailevna.ucoz.com/ Әлеге сайт 2016 нчы елның гыйнварында булдырылды. Сайтта эшләр, фикерләр нәкъ менә татар телендә алып барылачак. Беренчедән, шул рәвешле мин татар теленең халыкара дәрәҗәдә дә яңгырый алуына ирешергә телим. Икенчедән, читтә яшәүче татар халкы, мөгаллимнәр өчен дә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашсагыз иде. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк!

Комментарии

Хөрмәтле Раилә Раилевна!Сайтта урнаштырылган материалларыгыз кызыклы һәм бик файдалы! Рәхмәт сезгә!

Хәерле көн!Рәхмәт сезгә!Сорауларыгыз булса,миңа мөрәҗәгать итә аласыз!

Раиля Бикчантаева

Фикерләрегез ,теләкләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә!Мин бик шат! Киләчәктә дә сайтымдагы мәгълүмат тулыландырылып,яңартылып торачак,рәхим итеп куллана аласыз!

Раиля Бикчантаева

Хөрмәтле Раилә Раилевна! Бик кирәкле, файдалы, эшебездә зур ярдәм күрсәтә торган сайт булдыргансыз. Әлеге электрон методик ярдәмлеккә һәрдаим мөрәҗәгать итәм, чөнки сез урнаштырган материаллар бик кызыклы, актуаль, һәм алар өстәлеп, яңарып торалар. Әлеге сайт безне - татар теле укытучыларын берләштерү, тәҗрибә уртаклашу чарасы да. Эшегездә зурдан-зур уңышлар телим.

Учительница татарского языка и литературы

Хәерле кич! Раилә Раилевна, шәхси сайтыгыз, сайтта урнаштырган материалыгыз ошады!Уңышлар сезгә!

Югары бәягез өчен зур рәхмәт Сезгә, коллегалар!

Раиля Бикчантаева

Хөрмәтле Раилә Раилевна! Сезнең яшь буында туган телебезгә, милләтебезгә карата ярату хисләре, хөрмәт тәрбияләүгә куйган макстат-бурычларыгыз искиткеч, соклангыч! Сезнең кебек яшь укытучылар - безнең горурлыгыбыз! Чын йөрәктән рәхмәт Сезгә! Максатларыгызга ирешудә, эшегездә зур уңышлар телим!!!

Хәерле көн! Урнаштырган материалыгыз белән танышып чыктым, бик ошады ! Башлап киткән эшегездә уңышлар телим Сезгә!

Амирова Гелюся Хамзовна