
Эссе: Үткәнебез белән горурланып, киләчәкне төзибез
Эссе
Үткәнебез белән горурланып, киләчәкне төзибез
Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен табар телем...
Сине саклап калыр өчен күпме белем
Кирәклеген аңладым мин,белдем бүген...
(Л. Шагыйрьҗан)
Тагын бер ел, тарих бите булып, артта, үткәндә калды... Җиһанның һәм анда яшәүчеләрнең тормышында үзенең кабатланмас эзләрен салды...
Хуш, 2015 – Россиядә әдәбият елы... Татарстанда Г.Әпсәләмов романына нигезләнгән “Ак чәчәкләр” кинофильмы дөнья күрде, телевидениедән татар классикларының шигырьләре яңгырады, язучыларыбыз хакында яңа тапшырулар барлыкка килде; Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны зурлап билгеләп уздык, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә алдык. Бу нисбәттән үткәрелгән чаралар яшь буынны тәрбияләүдә бик мөһим иде; Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Башкалабыз югары дәрәҗәдә төрле ил спортчыларын һәм кунакларын кабул итте; Кырымның Россиягә рәсми кайтарылды. Кырым халкы хәзер янә безнең илдәшләребез... Рәхмәт, 2015, бу – безнең горурлыгыбыз... Алдагы көндә дә эшчәнлегебез үзенең уңай нәтиҗәләре белән сөендерсен...
Украинадагы сугыш, илдәге кризис, Париждагы теракт, Төркия белән Россия мөнәсәбәтләре бозылу... Бик кызганыч, гыйбрәт булсын, бусы кешелекнең ялгышлары... Безгә болардан сабак алып, кеше гомеренең кыйммәтен аңларга, тынычлыкның, иминлекнең кадерен белә башларга вакыттыр...
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – дигән Ш.Мәрҗәни. Тарих ул – истәлек, ул – ата-анабыз, әби-бабаларыбыз, илебез, милләтебез хәтере...Без бай тарихы, мәдәнияте, мәгарифе булган татар илендә яшибез. Без, укытучылар, киләчәктә яшисе шәхесләрне әзерлибез. Ил, милләт язмышын алар кулына тапшырабыз. Мин үзем, татар теле укытучысы буларак, телне саклау өчен җаваплы булуымны аңлыйм. Татарлар гына түгел, Татарстанда яшәүче һәр милләт баласы татар телен, тарихын, мәдәниятын белергә һәм аны ихтирам итәргә тиеш дип саныйм һәм шушы юнәлештә эшләргә тырышам.
Яңа, 2016 нчы елга аяк бастык... Борчуларсыз, имин ел булсын, сугышлар булмасын, якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Балалар бәхетле, зәвыклы, акыллы булып үссен, ышанычыбызны акласын. Горурланырлык эшләребез оялырлык эшләребездән күбрәк булсын.
- Мухтарова Гелюся Фирдинантовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев