SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Мухтарова Гелюся Фирдинантовна

Эссе: Үткәнебез белән горурланып, киләчәкне төзибез

Эссе
Үткәнебез белән горурланып, киләчәкне төзибез

Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен табар телем...
Сине саклап калыр өчен күпме белем
Кирәклеген аңладым мин,белдем бүген...

(Л. Шагыйрьҗан)

Тагын бер ел, тарих бите булып, артта, үткәндә калды... Җиһанның һәм анда яшәүчеләрнең тормышында үзенең кабатланмас эзләрен салды...
Хуш, 2015 – Россиядә әдәбият елы... Татарстанда Г.Әпсәләмов романына нигезләнгән “Ак чәчәкләр” кинофильмы дөнья күрде, телевидениедән татар классикларының шигырьләре яңгырады, язучыларыбыз хакында яңа тапшырулар барлыкка килде; Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны зурлап билгеләп уздык, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә алдык. Бу нисбәттән үткәрелгән чаралар яшь буынны тәрбияләүдә бик мөһим иде; Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Башкалабыз югары дәрәҗәдә төрле ил спортчыларын һәм кунакларын кабул итте; Кырымның Россиягә рәсми кайтарылды. Кырым халкы хәзер янә безнең илдәшләребез... Рәхмәт, 2015, бу – безнең горурлыгыбыз... Алдагы көндә дә эшчәнлегебез үзенең уңай нәтиҗәләре белән сөендерсен...

“Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы - 2016” конкурсына материаллар “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы ” номинациясе

Мин Мөхтәрова Гөлүсә Фирдинант кызы, Казан шәһәре, Мәскәү районы, “94 нче гимназия”нең I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажым - 8 ел.
Шәхси сайтыма рәхим итегез: nsportal.ru/muhtarova-gelyusya-firdinantovna
E-mail:gulyusa_2011@gmail.ru