SMI.KAZANOBR.RU

Мөгаллим 2.0

Мөгаллим 2.0

Мөгаллим... Нинди матур сүз, нинди матур исем, нинди матур дәрәҗә.
Һәм кем соң син, әй, 21 гасыр мөгаллиме? Нинди сыйфатларга ия син? Ничек синең белән булырга?
Мөгаллим - укытучы да, мәгарифче дә һәм иң яхшы тәрбиячедер, вазифасын җиренә җиткереп эшләгән чакта бер милләтнең язмышына юнәлеш бирүче олы бер заттыр.
Моңарчы мәгарифне күрмәгән надан бер халык, чын мөгаллимнәрне танып, фәрештәләр дәрәҗәсенә җитәр. Тарихта билгеле, күпме халыклар мөгаллимнәр ярдәмендә мәдәният һәм мәгариф чорына кергәннәр.
Китаплар, газеталар, телевидение һәм Интернет кешегә кайбер әйберләрне өйрәтә ала, әмма беркайчан да чын тормышны һәм тормышның кеше эчендә ничек итеп агып баруын өйрәтә алмас. Һәр көн аерым бер дулкынлану һәм борчылу белән укучының күңеленә кергән һәм дәресендә укучысының рухында сөртелмәс төсле-төсле сызыклар калдырган мөгаллим - урыны алыштырылмас бер өйрәтүче. Хәзерге көндә һәр әйберне җиңеләйтү ысулы саналган көнбатыш методы белән шәкерткә кайбер әйберләр бирелсә дә, һичбер вакыт яхшы үрнәкләр бирелмәячәк һәм гыйлемнең максаты өйрәтелмәячәк. Бу матур белемнәр йөзе мәхәббәт белән ялтырап торучы, карашлары тирән булган һәм укучыларына бирәчәк һәр мәгълүматны күңел иләгеннән үткәргән мөгаллим аша гына бирелә алачак. Чөнки укытучының укучысына тәэсире әти, әни һәм җәмгыять тәэсиреннән кат-кат өстенрәктер.
Шул ук вакытта ул, замана мөгаллиме буларак, укучыларны, “читлек”тә генә тотмыйча , яшәү шартларына туры юл белән барырга да өйрәтүче. Мөгаллим үзе дә тормышының һәм мохитының төрле шартларына җайлашырга өйрәнүче, үзен гел бар яктан камилләшүче, үзгәрүче һәм, соңыннан, алтын бәясенә торырлык ысулларны үз шәкертләренә җиткереп өйрәтүче. Һәм мөстәкыйль булу, һәм дә күмәкләшеп, бүленешеп эшләү алымнарын өйрәтүче, чит телләрне һәм башка милләтне танырга өндәүче һәм алар белән кулга кул тотынышып олы максатка ирешергә өйрәтүче шул олы бер заттыр мөгаллим.
Дөньяга әүвәл адымнарын ясаган балага барачак юлны иң дөрес итеп мөгаллим күрсәтер. Әйе, ул - орлыкны утыртучы һәм шул ук вакытта үсентеләренә су сибеп торучы, бөтен уңайлыкларын акдан күп итүче бер бакчачыдыр.
Мөгаллим. Ул дан да теләмәс, дәрәҗә дә. Аның бар бөтен мал-мөлкәте - мәктәбе һәм укучылары.
Мөгаллим! Әйе, чүлгә хәят бирүче ул, чәчәккә ис бирүче дә ул, яшьләрнең зиһеннәрен ул яктыртыр. Һәм күңелләр аның белән рәхәт табар.