SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Җәйге чыныктыру чорында уенлы эшчәнлек "Ай белән кояш"

Җәйге чыныктыру чорында уенлы эшчәнлек
(уртанчылар төркеме)

Эшчәнлек темасы: «Ай һәм кояш».

Максатлар:
• Танып белү: балаларның иҗади күзаллауларын арттыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.
• Сөйләм үстерү: диалогик сөйләм формалаштыру, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү.
• Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү: балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, бер – берсенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:
• Ай, кояш битлекләре.
• Аудиоязма

Эшчәнлек барышы:
Балалар түгәрәк ясап басалар. Теләк белдергән бер бала уртага чыга һәм санамыш ярдәмендә түгәрәк буйлап йөреп ай белән кояш ролен башкарачак балаларны сайлый.
Әнә тора бер чыпчык,
Менә тора бер чыпчык.
Артык булсаң очып чык!
Уенда катнашучылар бер – бер артлы басалар. Кояш һәм ай булучы балалар башларына битлекләр киеп балалар янына киләләр, капма – каршы якка карап басалар. Кулга – кул тотынышалар һәм, аларны өскә күтәреп, капка ясыйлар. Балалар, тубәндәге сузләрне әйтә – әйтә, капка аша үтәләр.
Без барабыз, барабыз,
Без барабыз болынга.
Ай, кояш белән бергәләп,
Йөгерә – сикерә уйнарга.
Сүзлэр әйтелеп беткәч, ай белән кояш, кулларын аска төшереп «капканы ябалар». Капка каршында туктап калган балага сорау бирелә: «Син кайсы якка күчәсен: кояшкамы, айгамы?». Бала кайсы якка күчәсен әйтә һәм үзе теләгән якка баса. Берюлы дурт бала чыгарыла, аннары балалар буленеп беткәнче уен шул кагыйдә буенча дәвам итә.
Балалар ике төркемгә бүленеп беткәч, ике түгәрәк ясап басалар һәм уенга бүленгәндәге сүзләрне кабатлап түгәрәк уены уйныйлар. Уен бер тапкыр уйнала. Шуннан соң һәрбер төркем аерым – аерым түгәрәк уены уйныйлар уен вакытында шигъри юллардагы хәрәкәтләр башкарыла.
Кояш төркемендәге балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Көнгә чыксак каршы ала
Сибеп җылы нурларын.
Кояш һаман безнең белән
Без – кояшның нурлары.
Ай төркемендәге балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Өйләрдә ут алынгач,
Күктә йолдыз кабынгач.
Кояш йокларга китә,
Һәм ай да килеп җитә.
Уен бер тапкыр уйналганнан соң, уртага тәрбияче чыга һәм түбәндәге сүзләрне әйтә:
Менә сиңа тамаша,
Карап күзләр камаша.
Ай белән кояш бергә
Очрашканнар ләбаса!
Бу болай булмый, дуслар,
Ай бата, кояш калка.
Уен яңадан башлана. Бу очракта бер төркем уйнаганда, икенчесе чүгәләп тора. Уен ике тапкыр уйнала.

Музыкаль уен:
Балалар без кояш белән дә, ай белән дә уйнадык. Безгә көн тугач кояш кирәк,ә төн җиткәч айны көтеп алабыз. Хәзер җәйге матур көн һәм безгә күңелле итеп урамда уйнау өчен кояш нурлары кирәк. Шуңа күрә хәзер бергәләп кояш нурлары турында җыр башкарып, кояшны чакырыйк. (хәрәкәтәр белән «Кояш нурлары» җыры башкарыла)

Куланылган әдәбият:
• З.М.Зарипова, Р.С.Исаева «Үстерелешле уеннар». Казан 2013.
• К.В.Закирова «Уйный – уйный үсәбез». Казан 2010.
• Балалар өчен җырлар җыентыгы. Казан 2012.