
Казаным, минем, Казаным.
Туган җир, Ватан сүзләре – туган тел, әти-әни сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүзләр . Мин, тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән дә таныштырам. Балалар, бакчабызда даими рәвештә үткәрелеп килә торган халык бәйрәмнәрендә бик теләп катнашалар.
Һәр елның 30 нчы августында Татарстан республикасының башкаласы – Казан шәһәре көне бәйрәмен үткәрәбез. Бу бәйрәм аша мин балаларда туган җирең, халкың, телең белән горурлану хисләре уятуны; тарихи үзаң, башкалабыз Казанга карата хөрмәт, аның турында күбрәк белергә теләк тәрбияләүне бурыч итеп куям.
Бәйрәм шигъри юллар белән башлана.
Тәрбияче(алып баручы):
Иркен һәм матур да
Безнең туган илебез.
Урманга бай, суга бай
Гөлбакчалы җиребез.
(Ә.Бикчәнтәева “Минем бакчам”)
1. Шигырь юлларыннан соң Татарстан гимны яңгырый ( Р. Байтимеров сүзләре, Р. Яхин көе).
- Балалар, сез Татарстан гимнын тыңладыгыз. Аның көен композитор Рөстәм Яхин язган. Татарстан ул – безнең туган илебез, туган җиребез.
- Татарстан республикасының башкаласы нинди шәһәр, беләсезме?
- Казан шәһәре.
- Әйе, Казан шәһәре.
Безнең республикабыз 1990 елның 30 августында үзен бәйсез, ирекле дип игълан итте. Менә шул көннән бирле һәр елның 30 августында башкалабыз – Казан шәһәре көнен билгеләп, бәйрәм итәбез.
2. Бер бала шигырь сөйли: Ә.Зиннәтова. “Казан”.
Туган илем, туган җирем,
Ул – гүзәл Татарстан.
Башкаласы – бөек кала,
Ул – нурлы, матур Казан.
Урамнарың иркен синең.
Йортларың биек, Казан.
Ай үсәсен- көн үсәсең.
Мин шуңа хәйран калам.
Туган көнең бүген, Казан!
Бәйрәмең гөрләп торсын.
Дөньяның һәр почмагыннан
Бөтен татар җыелсын.
3. Татарстан флагын күрсәтү (слайд карау):
- Бу нәрсә?
- Бу флаг.
- Нинди флаг ул?
- Ул Татарстан флагы.
- Флагта нинди төсләр бар?
- Яшел, ак, кызыл.
-Бу төсләр нәрсә дигәнне аңлата соң? Яшел – ул яз билгесе, шатлыклы киләчәк килүен аңлата.Уртадагы ак төс- халкыбызның аклыгын, эшләгән эшләренең һәм теләкләренең керсезлеген аңлата.Ә менә кызыл төс – ул кояш, көчле, энергияле булуны аңлата. Алда, аяз көннәрнең киләчәген белдерә.
4. Бала шигырьсөйли. Ф. Яруллин.”Татарстан байрагы”.
Җилфер-җилфер итә байрагыбыз,
Ниләр сөйли соң ул җилләргә?
Көрәшүче татар халкыннан ул
Сәлам әйтә азат илләргә...
Өч төс балкый безнең бу байракта:
Ак төс – безнең намус төсебез.
Яшел төсе – безнең яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез.
5. Татарстан гербын күрсәтү (слайд карау). Балалар, һәр илнең үзенең билгесе була. Менә бу – безнең Татарстан Республикасының гербы.
- Гербта нәрсә ясалган?
- Ак барс.
- Әйе, канатлы ак барс сурәтләнгән. Монда да яшел, ак, кызыл төсләр. Барс – ирек сөючән хайван. Ул безнең мөстәкыйльлегебезне күрсәтә.
6. “Җавабын әйт!” уены(слайдлар карау).
а) Казан Кремлендәге иң биек манара. (Сөембикә манарасы)
б) Казан Кремленең кайсы манарасына йолдыз куелган? (Спас манарасына)
в) Татарстанда иң зур елга. (Идел елгасы)
г) Казандагы күл исеме.( Кабан)
д) Милли татар ризыгы.( Чәк-чәк)
е) Татар халкының милли бәйрәме.( Сабантуй)
7. Татар халык биюе. “Әпипә”(милли киемдә малайлар һәм кызлар башкаруында).
8. Бала шигырь сөйли. Ә. Зиннәтова. “Казанны бер күрегез”.
Безнең шәһәр өстендә
Сызылып таң ата.
Якты кояш үзенең
Нурын тарата.
Шәһәр үсә, матурая,
Шуны белегез.
Без, балалар шатланабыз,
Бергә үсәбез.
Кем бездә булмаган
Киң Иделне күрмәгән?
Кунакка сез килегез,
Казанны бер күрегез.
9. Күңелле көйләр яңгырый, балалар шатланалар, бииләр.
10. Бәйрәм салютын (слайд) карау.
- Бәйрәмең белән, Казан!
Аудиоязмада “Туган җирем – Татарстан” җыры яңгырый (Г.Зәйнашева сүзләре, А.Ключарев көе).
Җиһазлар: Казанның тарихи урыннары турында слайдлар, Татарстан флагы, гербы, аудиоязмада Татарстан Республикасы гимны, “Туган җирем – Татарстан” җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, А Ключарев көе).
Матур әдәбият: 1.К.В.Закирова. “Балачак аланы”, 290 бит.
2. Ә. Бикчәнтәева.”Иң матур сүз”, 273 бит.
3. Ә.Т. Зиннәтова шигырьләре.
- Зиннатова Аниса Тимергалиевна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев