SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар шигърияте такыясы

Рәис Идрисов
Күптән түгел Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Кобан Чувашия башкаласы Чабаксарга барып, чуваш язучылары берлеге эшчәнлеге белән танышып кайтты. Бүләге дә үзе белән – чуваш теленә тәрҗемә ителгән “Татар шигърияте такыясы” китабы.
Казандагы “Илһам” нәшрияты татар шагыйрьләренең әсәрләрен туплап, Чабаксарда бик матур китап бастырып чыгарды. Чуваш телендә нәшер ителгән бу шигърият такыясын Чуваш халык шагыйре Евгений Турхан редакцияләгән, ә татарча шигъри поэмаларны чувашчага, Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер тәрҗемә иткән. 214 биттән торган җыентыкка Кол Галидән алып, безнең көндәге шагыйрьләрне дә кертеп, барысы 123 шагыйрьнең мәрҗән төсле әсәрләреннән үрнәкләр сыйган. Барысы да чуваш укучыларына – шигърият сөючеләргә якын булыр.
Тәрҗемәче Ю.Семендерның татар шигъриятенә мәхәббәте чиксез икәнлеген китапны укучы кешеләр сизми калмас. Чуваш шагыйрьләре К.Иванов, П.Хузангай дәвам иттергән гадәт бүген дә саклана.
Мең елларга сузылган татар һәм чуваш халыклары арасындагы туганлык җепләре бу халыкны һичкайчан адаштырмаган, киресенчә, телләре белән дә, гореф-гадәтләре белән дә бер-берсенә якын торган.
Шуңа күрә дә бу шигъри кита ике тугандаш халыкның рухи һәйкәле сыман китапханәләрдә бик озак сакланачагына шикләнмибез.