Миндубаев Илһам,
Аксакаллар Шурасы
***
Яңгыратып җыр җырлыйсың,
Искитәрлек көйләрең.
Җитез баса бармакларың
Гармуныңның телләрен.
Сизмисең дә кебек үзең
Сиксән яшең җиткәнен.
Сөйлә әле, яшьлек дустым
Озак яшәүнең серләрен.
Күңелле, матур тормышны
Тик хезмәт кенә бирә.
Бу бәхетләргә ирештем,
Эшне сөйгәнгә генә.
Минем баштан күпләр үтте
Сөйләсәң, ис китәрлек.
Кайгы-шатлыкны кичердем
Йөз кешегә җитәрлек.
Сабый чагым үтәр-үтмәс
Үгез дә җигеп алдым.
Яланаяк кәзләр ерып,
Басу да сукаладым.
Аргач, иркәләп йоклатты
Сандугач сайраулары.
Назлады талган күңелне
Ялгыз кәккүк моңлавы.
Канатлангач кош баласы
Калдыргандай оясын,
Мин дә киттем туган җирдән,
“Әйләним”, дип дөньясын.
Җирләр сөреп, иген иктем
Кустанай кырларында.
“Забой”ларда күмер чаптым,
Кузбасс шахталарында.
Баскан эзем тирән калды
Төмән сазлыкларында,
Язмыш читләтеп үтмәде
Сталин лагерьларын да.
Йөзгә кадәр һич үкенми
Яшәү әле теләгем.
Йөз тулгач та җиң сызганып
Эшләү әле ниятем!