SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Ссылка на мой личный сайт

http://учительский.сайт/Хамидуллина-Люция-Саетгараевна

Хөрмәтле дуслар, сезне үземнең сайтымда күрүемә шатмын.
http://учительский.сайт/Хамидуллина-Люция-Саетгараевна
Әлеге сайт 2015 нче елның гыйнварында булдырылды. Сайтта эшләр, фикерләр нәкъ менә татар телендә алып барылачак. Беренчедән, шул рәвешле мин татар теленең халыкара дәрәҗәдә дә яңгырый алуына ирешергә телим. Икенчедән, читтә яшәүче татар халкы, мөгаллимнәр өчен дә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашсагыз иде. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк.

Комментарии

Хөрмәтле коллегаларым, фикер һәм теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә.

zxcvbn

Татар телебезне үстерүгә биргән көчегез,укучыларда милли үзаң тәрбияләүгә куйган хезмәтегез,дәресләрдә яңа технологияләрне уңышлы һәм максатчан куллана белүегез сокландыра.Зур уңышлар Сезгә!

Ибрагимова

Люция Сәетовна! Сайтыгыз белән танышып чыктым. Зур күләмле эш башкаргансыз. Куйган максатларыгыз бик күркәм. Башлаган эшегез дәвамлы булсын. Уңышлар Сезгә!

Саликиева Валентина Михайловна

Төпле фикерләрегезгә сокланам,югары дәрәҗәдә үтүче дәресләрегездән үрнәк алам. Алга таба да иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.