SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү
Балалар – безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. " Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, – дигән В.А. Сухомленский.
Балаларга әхлакый тәрбия бирү — кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы калыплашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.
Яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.
Халык педагогикасы – акыллылык, рухи сафлык чишмәсе. Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.
Татар халык педагогикасында тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.
Хәрәкәтләрнең, геройлар сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән: «Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар...», «Баралар, баралар... ниһаять, барып җитәләр...» һ. б.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Ләкин, шуны да искәртергә кирәк, әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, идея эчтәлеген дөрес аңлавы зарури.
Балалар игътибар белән тыңласын өчен, аларны алдан әзерләргә кирәк. Әкиятне нинди дә булса курчак исеменнән сөйләтергә мөмкин. Курчакның тышкы кыяфәте белән кызыксындыру әһәмиятле (өстәл театры курчаклары).
Тагын бер киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе – мәкальләр турында әйтми китү мөмкин түгел.
Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”.
Мәкальләр балаларның фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
Элек – электән телдән – телгә күчеп килә торган үгет – нәсыйхәтләр, бишек җырлары, йолалары, гореф – гадәтләре тәрбиячеләр эшчәнлегендә һәрдаим кулланыла. Уеннар, бәйрәмнәр, төрле күнел ачу чаралары уздырганда халык иҗатына еш мәрәҗәгать итәбез.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте турында чиксез язып булыр иде. Ләкин бер әһәмиятле нәрсәне онытмаска кирәк – әти–әниләр һәм балалар бакчасында бирелә торган тәрбия һәрвакыт бер юнәлештә булырга тиеш.

Прикрепленный файлРазмер
Халык педагогикасына таянып әхлак тәрбиясе бирү.doc32 кб