SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

эссе

Эссе “Чайка, живущая в каждом из нас” (Р.Бах)

“Күңелдәге акчарлак”

Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Гөлгенә Радис кызы.

Яшәү бәхете – ул һәрвакыт алга омтылу...
Э. Золя.
Матур кояшлы иртә... Идел өстендәге дулкыннар кояш нурларында җемелдәп, күзләрне чагылдыра. Акчарлаклар, шул җемелдәгән нурларга алданып, су өстеннән нидер эзлиләр. Кеше дә нәкъ шул акчарлаклар кебек, яшәү дәверендә нидер эзли, югарыга омтыла...
Дөньяга яңа гына аваз салган бала ана җылысына, күкрәк сөтенә тансык. Бераз үсә төшкәч сөйләшергә, уйнарга, укырга, дуслар табарга кирәк була. Ә соңыннан тормыш кору, һөнәрле булу, балалар тәрбияләү.... Шушы тормыш этапларының барсын да бәхетле булу төшенчәсе белән бәйләп карага кирәктер. Бәхетле кеше ул кем? Сәламәт, акчалы, яраткан эше, гаиләсе булган кешеме? Бер уйлап карасаң, бу бәхет. Икенче яктан уйлап карасаң, кеше тормышта моның белән генә чикләнеп калмыйча, гел үсештә булырга тиеш. Укытучы һөнәрен бәлки шуңа сайлаганмындыр. Кечкенә чактан ук миңа алга бару, югарыга омтылу, кыен юлларны сайлап булса да үз максатыма ирешү хас. Ә бүгенге көндә – мин Укытучы. Һәм үземне бик бәхетле дип саныйм. Минемчә, бәхет - ул һәрвакыт белемгә омтылу. Укытучы дигән исемне йөртүче кешегә зур вазифа- бала күңеленә шул белемгә омтылыш бирү бурычы куелган. Омтылыш , теләк булганда гына баланы милләтен, ватанын яратучы чын шәхес итеп тәрбияләп була. Ә шул теләкнең бала да булуы зур көч, белем, сабырлык таләп итә. Чөнки киләчәк- балалар кулында. Укытучы кеше - ул фән генә түгел, ә тормыш укытучысы. Үз фәнеңне белеп тә, тормыш кануннарын белмәсәң, сине санламаска мөмкиннәр. Ә тормыш нәкъ менә шул очу һәм төшүләрдән тора. Ләкин тормыш авырлыклары алдында сыгылып калмыйча алга карап атлау, бердәм булу кебек хисләрне дә нәкъ менә укытучы тәрбияли. Бүгенге көндәге проблемаларны искә алып булганда баладан аңлы , белемле, үз кыйбласын таныган шәхес тәрбияләү зур көч таләп итә.
Кулымда, бөтен дөньяга таралган гыйбрәтле хикәя... Ричард Бахның «Джонатан Ливингстон исемле акчарлак» әсәре. Әлеге повесть башкаларны очу сәнгатенә һәм аның серләрен ачу белән Джонатан Ливингстон исемле акчарлак турында бара. Мин кешеләрне Р.Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” мәсәле белән чагыштырыр идем. Әсәрдә Джонатан исемле акчарлак, меңләгән еллар буе, буыннан-буынга күчкән кануннарны боза. Ул табигать куйган закончалыкларга буйсынмый, барлык акчарлакларның да Җирдәге вазыйфасы – тамак туйдырыр өчен генә очу түгел, ә тормышта үз-үзеңне табу, сораулар куя белү, аңа җавап эзләү, дип уйлый. Аның бу фикерләрен төркем кабул итми, төркем генә түгел, әти-әнисе дә аннан көлә, нәтиҗәдә, аны мыскыллы рәвештә “көтүдән” куалар. Ләкин ул ялгыз калмый. Дөресрәге, ул үзен ялгыз тоймый. Аның үз алдына куйган максатлары була: ул – тамак туйдырыр өчен генә очарга түгел, ә очу процессының үзенчәлекләрен өйрәнергә тели. Ул көн дә башка акчарлаклар булдыра алмаган күнегүләр ясый, күптөрле очу күнекмләрен үзе уйлап чыгара, үз-үзе өстендә эшли. Аның тырышлыклары бушка китми, соңгы чиктә ул камил очарга, аң көче белән генә бер урыннан икенче урынга күчәргә өйрәнә. Белемнәре камилләшкәч, ул үзе ише, кызыксынучан-эзләнүчән акчарлакларны, очу күнекмәләренә өйрәтә.
Акчарлакның дөнья әдәбиятында һәм мифологиясендә дистәдән артык символикасы билгеле. Ә инде иң киң таралганы, мөгаен, Акчарлак образында - очыш, ирек һәм тормышның бербөтен булып символлашуындадыр.
Ислам динендә дә, адәм баласы гомере буе белемгә омтылырга тиеш, ди. Чыннан да, кеше кызыксынса, үз-үзенә сораулар куя белсә, ул үзе дә сизмәстән, белемгә, яңа үрләргә омтыла. Һәр нәтиҗәнең башы –кызыксынудан башлана. Бу кызыксыну, эзләнү фикерләү дәрәҗәсен үстерә, нәтиҗәдә тормыш-яшәешкә дә йогынты ясамый калмый.
Бу “эзләнүчән акчарлак” һәрберебезнең күңелендә яши. Без яшәешебезнең һәр өлкәсендә камиллеккә омтылабыз.
Минемчә, Ричард Бахның бу әсәре һәр укытучының өстәл китабы булырга тиеш. Күп сорауларга җавапны нәкъ шушы китап битләреннән таптым. “Белемгә омтылуда чикләр юк”... Конфуцийның әлеге юллары белән мин дә тулысы белән килешәм. Әсәрдә акчарлакларны автор җанландыру аша бирә. Алар сөйләшәләр, кеше кебек уйлый беләләр. Тормышта да нәкъ шулай. Кеше гомере буе акчарлак кебек талпына, югарыга омтыла. Һәр кешенең дә күңелендәге шул акчарлакны булдыру безнең зур бурычыбыз . Канатлар – алган белемнәр. Шул белемнәрне дөрес куллану кешенең үзеннән тора.
Минем тормыштагы иң зур хыялларымның берсе – канатлары нык акчарлаклар - балалар тәрбияләү. Алган белемнәрен тормышта дөрес куллана белгән, көчле рухлы татар кызлары һәм улларына белем бирү.

Прикрепленный файлРазмер
эссе.docx12.49 кб