SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәсе

xCrJNIzQjqE

Җәләлетдинова Гөлгенә Радис кызы
Мәскәү районы 75 нче рус гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Минем педагогик тәҗрибәм.

Укып бетереп кулга диплом алгач, шатлыгым эчемә сыймады. Үз эчемнән генә : “Иртәгә үк мәктәпкә укытырга барам”, - дип, пышылдап кайтканым әле дә исемдә. Бигрәк тә, татар телен белмәүче баларга телне өйрәтәсем, халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятын бөтенләй башкача итеп укытасым , яңа төрле алымнар белән эш итәсем килде...
Бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрнең берсе – ул туган телебезне, татар телен саклап калу һәм бөтен хәзинәсе белән яшь буынга тапшыру. Бу, беренче чиратта, безнең – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычы. Ана теле укытучысы буларак мин дә үземә шул бурычны куйдым.
Мәктәптә укучының гоммуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле. Коммуникатив үстерелешле технология дәресләремдә кулланыла торган иң уңышлы технологияләрнең берсе. Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә, чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз. Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге – укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар тудыру.
Бигрәк тә рус телелле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер – бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк , рус телле баларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән тыгыз бәйләп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Менә шушы бурычларны укыту барышында үтәргә коммуникатив принцип телдән ( тыңлап аңлау, сөйләү), язма( уку, язу), сөйләү формаларын бер- берсе белән тыг Минем эш тәҗрибәмнең актуальлеге дә шунда: классик методик чаралар белән беррәттән, инновацион методлар файдалану. Бигрәк тә өстенлекне түбәндәге укыту технологияләренә бирәм:

- ИКТ
- Мәдәниятлар аралашу тех-ясе
- Уен һәм шоу тех-я

Дәрестә “ Уен һәм шоу технологиясе”

Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак “Уен технологияләре” баланың иҗади сәләтен һәм бигрәк тә аралашу культурасын үстерүдә дәрестә уен элементларына зур игътибар бирә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату дәресләрендә, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында да уен элементларыннан файдалану отышлы. Мин үзем 6 сыйныфларда “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык”, темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә.
Дәрестә “Мәкальне әйтеп бетер” дигән уен түбәндәгечә уйнала. Укытучы мәкальнең башын әйтә, иң беренче булып кул күтәргән укучы ахырын әйтә һәм бу укучыга жетон бирелә. Иң күп жетонлы укучыга югары билге куела һәм ул икенче дәрескә уенның алып баручысы итеп билгеләнә. Мәсәлән, “Антоним сыйфатлар” темасын өйрәнгәндә
“Эшнең тире ачы, ә /җимеше татлы/.
“Юләр җиңдем дияр, ә /акыллы юл бирдем дияр/.
“Куркак ашта батыр, ә /эштә юаш/.
“Ачы булсаң, тоздай бул, /баллы булсаң, балдай бул/.
“Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый. “Кем күбрәк?” уены танып белү сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Мәсәлән, сан кергән әсәрләр исемнәрен кем күбрәк белә? (“Мең дә бер кичә”, “Өч кыз”, “Җиде күгәрчен”, “Җиде кат җир астында”). Бу эшне өй эше итеп биреп җибәрергә дә була. Укучылар төрле темаларга кроссворд, чайнворд, шарадалар төзүне дә яратып башкаралар.
ыз бәйли.

“Күп белдерүгә караганда, әз белдереп эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” - , дигән мәгърифәтче һәм галим Г. Ибраһимов. Әлеге сүзләр белән мин дә килешәм.. Чыннан да, баларга телгә карата мәхәббәт уяту, телне өйрәнүгә ниндидер этәргеч бирү, юнәлеш күрсәтү бүгенге көн укытучысының бурычы булып тора.

Прикрепленный файлРазмер
..docx19.92 кб