SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Күңелдәге акчарлак...

Портрет

Күңелдәге акчарлак...
38 атнада бестселлерга әйләнеп, миллиннан артык басма булып, бөтен дөньяга таралган гыйбрәтле хикәя-повесть... Ричард Бахның «Джонатан Ливингстон исемле акчарлак» әсәренең эчтәлеге берничә катламнан гыйбарәт, һәр укучы аны үз аң дәрәҗәсенә күрә аңлап, серле хикмәтләреннән тормыш дәресе алырга сәләтле. Повесть очу сәнгатенә һәм, яшәү мәгънәсен аңлап, башкаларга да аның серләрен ачу дәрте-омтылышы белән янып-көйгән Джонатан Ливингстон исемле акчарлак турында. Бу әсәрне, миңа калса, камиллеккә омтылуга, фидакарьлеккә, чиксез рухи азатлыкка мәдхия дип бәяләргә кирәк. Ричард Бахның бу иҗат җимеше яшәү фәлсәфәсенең асылын аңларга, бу дөньяда, тормыш сынауларына бирешмичә һәм көндәлек дөнья мәшәккатьләренә буылмыйча, үз максатыңны дөрес билгеләп, йөкләнгән вазыйфаңны лаеклы башкарып чыгарга өйрәтүче хикмәт тулы, тирән мәгънәле повесть. Әсәрнең төп герое Джонатан Ливингстон яшәү түгел, яшәтү дәрте белән гомерен кичерә. Аның камиллеккә омтылу һәм фидакарьлек үрнәге булуы – чын мөгаллим сыйфатлары. Чын мөгаллим исә, ул укытучы да, мәгърифәтче дә һәм иң яхшы тәрбияче дә, вазифасын җиренә җиткереп эшләгән чакта, милләтнең язмышына юнәлеш бирүче олы бер зат та. Әйе, ул күңелләрне эшкәртүче оста да, аны яулап алучы күңелләр патшасы да, шул ук вакытта яңа нәселләргә яктылык өләшүче кояш та.
Ләкин нинди хурлык: мондый олуг затның кадере хәзерге заманда аңлашылып бетми һәм бу серләр тулы галәмнең тәрҗемәчесенә хәзерге җәмгыятебездә тиешле игътибар күрсәтелми.
Бәлки, бу һөнәр иң аз керемле булганлыктан, бәлки, башка сәбәпләрдән ул үз вазыйфасында тагын да сабыр. Ул дан да теләми, дәрәҗә дә. Аның иң зур мал-мөлкәте – мәктәбе һәм укучылары.
Күңел шуны тели: яңа нәселнең чиста рухларын якты фикерләр белән бизәгән мөгаллимнәребез һәрвакыт алгы сафларда урын алса иде. Башка һөнәр ияләрендә булган мөмкинлекләр иң беренче чиратта мөгаллимнәребездә булса иде. Бу фикер танылырга һәм аңлашылырга тиеш, җәмгыятебездә иң зур игътибар мөгаллимнәребезгә күрсәтелергә тиеш. Чөнки дөньяда беренче адымнарын ясаган балага киләчәк тормыш юлын дөрес билгеләргә ярдәм итүче ул – укытучы. Әйе, мөгаллим – орлыкны утыртучы һәм шул ук вакытта, үсентеләренә су сибеп, тәрбияләп торучы бакчачы да.
Моңарчы уку-язу танымаган халыклар, чын мөгаллимнәрне танып, фәрештәләр дәрәҗәсенә җиткәннәр. Тарихта күпме халыклар мөгаллимнәр ярдәмендә, мәдәниятле һәм мәгърифәтле булып, башкаларга үрнәк булу дәрәҗәсен яулаганнар.
Китаплар, газета һәм журналлар, радио һәм телевидение кешегә нидер өйрәтә ала, ләкин чынбарлыктагы тормышның кеше күңелендәге агышын беркайчан да билгели алмаячак. Һәр көн үзенә бер төрле дулкынлану һәм борчылу белән укучыларының күңеленә кергән һәм дәресләрендә аларның йөрәкләрендә җуелмас төсле эзләр калдырган мөгаллим – ул урыны алыштыргысыз остаз. Бүгенге көндә һәр эшнең җаен табып эшли белүе белән башкаларга үрнәк булган һәм шуның белән дан тоткан көнбатыш укучыга заманча белем бирсә дә, тере үрнәк булып, гыйлемнең асыл максатына төшендерә алмаячак. Уку һәм танып белүнең асыл хикмәте йөзе-күңеле хакыйкать белән яктырып торучы, тирән карашлы, укучыларына бирәчәк һәр мәгълүматны күңел иләгеннән үткәрә белүче мөгаллим аша гына бирелә алачак.
Мөгаллимнәрнең вазифасы иң изге, чөнки һәр нәсел иң элек аның оста кулларында әвәләнә. Пакъ зиһеннәр аның ярдәмендә камиллеккә ирешә, кешеләр аннан алган илһам белән хыяллар кора. Әлбәттә, болар барысы да укытуны эш буларак түгел, сөю буларак күрә белгән затларның гына кулыннан килердәй гамәлләр.
Мөгаллимнәребез, вазифаларының әһәмиятен аңлап, аның җаваплылыгын тоеп, эш һәм тормыш шартларын исәпкә алмыйча, Ватаныбызның төрле почмакларында хезмәт итәләр. Һәр җирдә аларның тавышлары ишетелер һәм сулышлары тоелыр. Ләкин кайвакыт аларның тавышлары, килеп җитә алмыйча, еракларда калыр, ишетелмәс. Бу тавыш – эш мәшәккатьләрен «татлы газап» дип кабул итә белүче мөгаллимнәрнең тавышы булыр. Чөнки ул, каршысына чыккан һичбер сынауга бирешми һәм алданмыйча, яшәү мәгънәсен һәм тормышның ямен яшәүдә түгел, ә яшәтүдә дип гомер иткән изге күңел иясе.
Чынбарлыкта ул, бәлки, караңгы һәм газаплы бер дөньяда яшәгән кебек тоелыр, ләкин тирә-як аның яктысы белән нурланыр. Наданлык белән ул көрәшер, күңелләрне нурландыручы ул булыр. Һәртөрле авырлыкка каршы изге эшен күңел рәхәтлеге белән башкарып чыгар. Караңгы төннәр аның нуры белән яктырыр, салкын кышлар аның кайнар сулышы белән җылыныр. Һәм күңелләр һәрвакыт аның белән бәхеткә ирешер.
Мөгаллим! Әйе, чүлләрне яшәртүче дә Син, чәчәккә хуш ис бирүче дә Син, зиһеннәрне яктыртучы да Син генә!

Прикрепленный файлРазмер
Күңелдәге акчарлак.docx18.62 кб