SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәсеннән

Жанровая Саяхов И.И

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!
Барыгызны да зур ихтирам белән сәламлим.
Мин Илдар Искәндәр улы Саяхов булам. Бугенге кәндә Казан шәһәре Киров районының сәләтле балалар белән эшләүче 4 нче гимназия-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Биредәге эш тәҗрибәм алты ел булса, гомуми мәгърифәтчелек тәҗрибәм ярты гасырдан артып китә. Әйе, чыннан да унбиш буынга сузылган мәгърифәтчеләр нәселенең дәвамчысы булуым белән, бер яктан, горурланам; икенче яктан, зур җаваплылыгын да тоям.
Укытучы хезмәтемнең асылын мәгрифәтче-галим Ризаэтдин Фәхретдин сүзләренә бәйләп билгелисем килә: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр».
Гимназиябезнең миссиясе сәләтле укучылар белән эшләү. Укучының интеллекты, акыл үсешенең дәрәҗәсе аның уку һәм белем сыйфатына бәйле дип исәплим. Шуңа күрә үз хезмәтемне укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә багышлап эшлим.
Методик теманы шул таләптән чыгып билгеләдем. Минем методик темам: “Укучыларның төп компетенцияләрен үстерү аша уку-укыту сыйфатын күтәрү”. Төп максатым: укучыларның белем сыйфатын күтәрү. Без гимназиягә укучыларны җиденче сыйныфка кабул итәбез. Уку елы башында диагностика үткәрәм. Һәм укучыларның өстен һәм кимчелекле якларын билгелим.
Киләсе этапта төп максатка яраклы рәвештә үз алдыма түбәндәге бурычларны куеп эшлим:
- укучыларның төп уку-өйрәнү компетенцияләрен, ягъни уку-танып белү, мәгълүмати-коммуникатив, шәхси үзүсешен тәэмин итүче компетенция, мәгънәви гомумкешелек кыйммәтләр тәэмин итүче компетенция, гомуммәдәни компетенцияләрен үстерү;
- уку-өйрәнү компетенцияләрен уку һәм танып белү эшчәнлегендә мөстәкыйль куллана белергә өйрәтү;
- укучыга танып белү эшчәнлегенең юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итү һәм бу юнәлештә укучыга укытучы һәм яшьтәшләре белән хезмәттәшлек корырга булышу;
- предмет буенча (татар теле һәм әдәбияты) нәтиҗәлелеккә ирешүне оештыру, тел һәм әдәбият буенча программа таләпләрен югары сыйфатта үтәлүенә ирешүне оештыру.
Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен түбәндәге инновацион, интерактив, педагогик метод һәм технологияләргә таянам: үстерелешле укыту, үзара хезмәттәшлек, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү, проблемалы укыту, өлешчә эзләнү-тикшеренү, проектлар, информацион-коммуникацион технологияләр.
Бу метод һәм технологияләрнең нигезендә Василий Давыдов, Даниил Эльконин хезмәтләре, Пётр Яковлевич Гальперин, Иван Александрович Ильин, Мирза Исмагилович Махмутов кебек ватандаш галимнәребезнең тикшеренүләре ята. Күренекле дидакт Альберт Яхин тарафыннан алар татар теле һәм әдәбияты предметларына да яраклаштырылган. Санап киткән интерактив методлар укучыларда уку предметына карата уңай мотивация тудыралар, уйлау-фикерләү эшчәнлеген укучының үз эшчәнлеге аша активлаштырырга ярдәм итәләр. Укучыда үстерелгән күнекмәләрнең иҗади башкарылып, автоматизм дәрәҗәсенә җиткерелүен тәэмин итәләр. Нәтиҗәдә уку-укыту сыйфатының күтәрелүенә китерәләр.
Укучыларның компетенцияләрен үстерүдә төрле эш формаларын кулланам: индивидуаль, парлы, микрогруппаларда һәм командада эш, дидактик уеннар, дискуссия, диалог, тренинг, “мозговой штурм”, шулай ук олимпиада клубы, укучы белән индивидуаль консультацияләр, проект һәм эзләнү-тикшеренү эшләре башкару кебек формаларны да кулланам.
Әйтергә кирәк, бу технологияләр бик нәтиҗәле. Мин моны уку сыйфатының уңай динамикасы, укучыларның эзләнү-тикшеренү, проект эшләре башкарулары, төрле дәрәҗәдәге интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда катнашуларының уңай нәтиҗәләреннән чыгып әйтә алам. Болар барысы да мин кулланган технология һәм эш формаларының иҗади дәрәҗәдә башкарылуына дәлил булып тора.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: яңа стандартлар буенча киләчәктә чыгырылыш сыйныф укучысы өч төрле нәтиҗәлелеккә - укыган предметлары буенча, метапредмет һәм шәхси кешелеклелек сыйфатлары буенча нәтиҗәлелеккә ирешергә тиеш. Алда санап үткән уку нәтиҗәләре беренче икесен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ә өченче төр, ягъни шәхси нәтиҗәлелекнең бәяләү критерийлары каралмаган. Бу яңа стандартлардагы парадокс. Ләкин нәкъ шул өченчесе укучының шәхси кыйммәтләрен, аның милли үзаңын тәрбияләү һәм үстерү белән бәйле. XXI нче гасыр башы дәүләтләр арасындагы геополитик хәлләрнең киеренкелеге белән аерылып тора. Мондый шартларда һәр кешенең үзен нинди милләт вәкиле дип тануы, гражданлык позициясенең тотрыклыгы киләчәктә халыклар һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүче төп компетенция булып торачак. Шуңа күрә мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, унбиш фән арасында татар теле һәм әдәбиятына бирелгән 45 минут вакытны булса да укучыларда Туган җиребезгә, Туган илебезгә мәхәббәт, татар телебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезгә карата ярату һәм хөрмәт, җыеп әйткәндә, милли үзаң тәрбияләүгә багышлаганда гына үткәргән дәресемне мәгънәле дип саный алам.
Ел укытучысы конкурсының мәктәп этабында үткәргән ачык дәреснең йомгаклау өлешендә башкарган иҗади эшендә, үзенең киләчәген тасвирлап, бер укучы кыз болай дип әйткән иде: “Мин татар кызы һәм татар егетенә кияүгә чыгармын, балаларымны милли рухта тәрбияләрмен”. Минем өчен дәрестә моннан да бәхетлерәк мизгелләр юк дип саныйм.

Прикрепленный файлРазмер
Эш тәҗрибәсеннән Саяхов И.И..docx23.5 кб

Комментарии

Талантлы егетләребез булуы сокландыра. Афәрин, энем, уңышлар сезгә!