SMI.KAZANOBR.RU

Эссе “Һәрберебездә яшәүче акчарлак”

Без һәрберебез дә бары бер мизгел белән генә яшибез. Ләкин күз алдыгызга китереп карагыз әле, бу мизгелләр күпме булган икән , ә күпме булачак... Алар арасында никадәр шатлыклы, яисә кайгылы чаклар күз алдыбыздан үтеп киткән икән?! Күпме генә уйласак та, шуны әйтәсе килә: һәрбер кеше бөек акчарлакның бернинди дә киртәләр белән чикләнмәгән абсолют ирек идеясен чынга ашырырга телидер.
Дөрестән дә, һәр кешедә акчарлак яшидер ул.Чөнки барлык адәм баласы да иреккә омтыла, үзенчә бөтен әйбергә дә җитешәсе килә, үзен һичшиксез читлеккә ябылган кош итеп тоясы килми аның!!!
Кеше бу дөньяга ирекле булып туа, һәм гомерендә үзе өчен кирәкле булган юлны да ул үзе сайлый. Кемдер бу дөрес һәм ирекле юлны таба, ә кемгәдер мондый юлны табу һәм аннан тайпылмау бик авырга туры килә. Чөнки тормышта үз- үзеңне табу җиңел түгел, киресенчә катлаулы процесс. Һәм кайвакытта үзеңне уйламаганда гына эзләп табарга мөмкин.
Мәктәпне бетергәндә дә кая барырга, кем булырга дигән сорауны барлык укучылар да бирәдер. Кайсы һөнәрне сайласаң үзеңне ирекле һәм диңгездәге акчарлак итеп тоярсың икән?
Минем алдымда ике юл тора иде: аның берсе – укытучы, ә икенчесе журналист булу. Мин беренчесен сайладым. Ни өчен дисезме? Чөнки ике профессияне берләштерә алу- ул зур бәхет. Журналист кеше үзен ирекле фикерле, үз –үзен тотуы һәм уйлаган фикерен халыкка җиткерүе, уйлану хисе тудыруы белән аерылып тора. Уйлап карасаң, укытучы да бит үз фикерен балаларга җиткерүе, һәм киләчәк буынны мөстәкыйль булырга, ирекле фикер йөртергә, үз- үзен ирекле тотырга өйрәтә. Укытучы укучыга белем дә бирә, аның белән үзе дә үсә, елдан ел белем туплый.
Шулай ук без - укытучылар үзебезнең тормышыбызны мәктәп эчендә төрлеләндерәбез. Шуның белән кайсыдыр мизгелдә үзебезнең һәм балаларның тормышын кызыклы һәм мөстәкыйль итәбез. Бары укытучы гына иҗади һәм рухи яктан һәрвакыт үзен тулыландырып бу тормышта биеклеккә күтәрелә.
Чөнки ул берьюлы журналист та, укытучы да була ала. Нинди генә укытучы гәҗит- журналларга язып карамаган икән?! Ул бит үзен чын мәгънәсендә диңгездәге акчарлак итеп тоя бу минутларда. Аның иҗатын халык күрәчәк, аның иҗаты белән укучылары да горурланачак!!!
Миңа укытучы булуым бик тә ошый. Бу һөнәр аркасында гына көн саен үземнең укучыларны күрәм һәм аларга карап илһамланам – моннан да зур бәхет бар микән бу дөньяда!

Прикрепленный файлРазмер
Эссе.docx15.75 кб