Казан шәһәре Идел буе районы «16 нчы татар – инглиз
гимназиясе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Саффарова Алинә Ринат кызының тәҗрибә эшеннән
Мин Казан шәһәре Идел буе районы «16нчы татар – инглиз гимназиясенең» югары һәм урта сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы . 2008нче елда Татар дәүләт гуманитар- педагогика университетын тәмамладым. Укыту стажым 4 ел.Әлеге мәктәптә 2 ел эшлим.
Минем методик тема: балаларга әхлак тәрбиясе бирү.
Эшемнең максаты:
1. Халык традицияләренә, гореф – гадәтләренә таянып, әдәби әсәрләргә нигезләнеп әхлак тәрбиясе бирү;
2. Балаларның сәләтен күрә белү.Аларны иҗади баскычка күтәрү;
3. Әдәпле, әхлаклы итү. Һәрьяктан камилләшкән шәхес тәрбияләү.
Җәмгыятьнең үсешендә шәхеснең формалашуы төп фактор булу сәбәпле, хәзерге заманда белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте үскәннән- үсә бара. Бүгенге көндә әхлакый һәм толерант сыйфатлар, патриотизм, гражданлык хисе, югары культуралылык тәрбияләү бик мөһим....