SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәсе

x_84e17f77

Авиатөзелеш районының 119нчы мәктәп укытучысы Шаяхметова Миләүшәнең эш тәҗрибәсе
Минем методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча информацион технологияләр куллану”.

Бүгенге ХХI гасыр җәмгыяте укытучы алдына югары таләпләр куя. Укытучы иң элек белемле укучылар үстереп кенә түгел, бәлки аларны шәхес буларак тәрбияләүдә дә зур урын алып тора. Шәхес дигәндә без баланың һәр яктан да камил булып үсүен, төрле телләр белүен дә истә тотабыз. Кызганычка каршы, бүгенге көндә шундый тенденция күзәтелә: бала балалар бакчасында ук чит телләрне өйрәнә башлый. Башлангыч сыйныфка килгән бала күпмедер күләмдә инглиз, француз һ.б. телләрне белеп килә. Шул ук вакытта республикабызның икенче дәүләт теле булган татар теленнән сүзлек хәзинәсе аның бик үк камил булмый. Шуны истә тотып, рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә кызыксындыру уяту – татар теле укытучысының бүгенге көндә торган иң алдынгы бурычы булып тора, дип саныйм мин. Бары тик кызыксыну гына укучыда телне өйрәнү мотивациясен булдыра.
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”,- дип язып калдырган безгә Р.Фәхреддин. Чыннан да, әле кайчан гына такталар һәм акбур белән, диаграммалар белән эшләгән вакытлар бар иде, ә хәзер заман укучысын алар белән генә кызыксындырып булмый.
Бүгенге көндә укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади якын килеп, заман технологияләре белән бергә алып барырга тиеш. Безнең мәктәбебездә зур мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Мин бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшемдә кулланырга тырышам.
Мин дә рус телле балаларга татар телен чит тел буларак укыту эшендә информацион технологияләрдән актив куллануны эшемнең нәтиҗәлелеген арттыруда бер адым дип саныйм. Шуңа да дәресләрдә компьютер, интерактив такталардан, мультимедия технологияләреннән бик еш файдаланам.
Компьютер безнең барлык тормышыбызга үтеп керде. Башлангыч сыйныфларда ук бала компьютер белән эш итәргә өйрәнә. Шуңа да мин 3нче сыйныфта ук татар теле һәм уку дәресләрендә компьютер технологиясеннән файдаланам. Мәсәлән, “Яшелчәләр” һәм “Җиләк җимешләр” темасын өйрәнгәндә компьютерда бирелгән “Кайсы артык” уены ярдәмендә укучыларда аларны аера белергә өйрәтәм. Гомумән, башлангыч сыйныф укучыларында татар теленә кызыксыну уяту өчен, дәрес мавыктыргыч үтсен өчен компьютер куллануны кирәкле һәм отышлы алым дип саныйм. Укучыларга еш кына “Бала.ru” сайтыннан алынган татарча мультфильнарны күрсәтәм. Бу рухи культура, эстетик зәвык тәрбияләүдә, сөйләм телен үстерүдә үтемле юл булып тора.
Интерактив такталар шәхесләрнең иҗатын өйрәнүдә, аларның тормыш юлларын өйрәнүдә күрсәтмәлелек материалын бирүдә кызыклы. Әйтик теге яисә бу язучының тормыш һәм иҗат картасын укучылар белән берлектә интерактив тактада сызып бара алабыз. Шуның ярдәмендә укучы белән укытучы арасында бердәм эш оеша, материалны аңлауда да җиңеллек туа. Шулай ук күргәзмә программалар белән дә интерактив такталар ярдәмендә эшлим.
Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресемдә яратып кулланам, чөнки аларның укучыларда кызыксыну уятуын бик тиз сизеп алдым. Мәсәлән, 9нчы сыйныф укучыларым белән “Сабантуй” темасын үткәндә укучыларга бәйрәм күренешләрен күрсәттем, татар халкының уеннары белән таныштырдым. Аннары укучылар белән бәйрәм турында әңгәмә уздырдык. Күрсәтмәлелек алымы булгач, алар тактада китерелгән сүзләрне дә, аларның мәгънәләрен дә бик тиз отып алдылар. Рәсемнәргә карап бәйрәм турындагы тулы картинаны тел ярдәмендә сөйләп тә бирделәр. Бу исә интерактив такталарның сөйләм телен үстерүдә дә мөһим чара булып торуны исбатлый. Икенче бер дәресебез (8нче сыйныфта) Баки Урманчеиҗатына багышланган иде. Презентацион программа ярдәмендә мин беренче профессиональ рәссамыбыз булып саналган Баки ага Урманченың иҗат җимешләрен укучыларга күрсәтү мөмкинлеген алдым. Андагы төсләр политрасын, аның иҗади тематикасын өйрәнүдә, укучыларны татар рәсем сәнгате белән таныштыруда бу шулай ук үтемле чара булды.
Интерактив такталар ярдәмендә без укучылар белән еш кына төрле “сәяхәтләр”гә чыгабыз. Мәсәлән, “Башкалабыз театрларына сәяхәт” кебек презентация ярдәмендә укучылар программа буенча каралган театрлар белән таныштылар. Әлеге театрларның тышкы һәм эчке күренешләрен күрделәр. Шундый презентацияне шәһәр музейлары буенча да оештырыга мөмкин. 2014 нче ел – сәнгать елы буларак игълан ителде. Шуңа да мин әлеге 2013/2014 уку елында үтеләчәк темаларны татар сәнгатен пропагандалау бурычы аша да алып барырга уйладым. Укучыларымны татар рәсем, җыр, театр сәнгате белән таныштыруны үз бурычым дип саныйм.
Минем уйлавымча, сөйләм телен үстерүдә иң үтемле чара булып мультимедия технологияләре тора. Югары сыйныф укучыларына шагыйрьләрнең көйгә салынган шигырьләрен тыңлату, яисә тел осталары, дикторлар тарафыннан укылган текстларны тыңлату нәтиҗәсендә укучылар татар теле сүзләренең әйтелешен ишетәләр, кабатлыйлар, дөрес әйтә башлыйлар.
Шуны да истә тоту кирәк: рус телле балаларга татар телен укытуда, аларны дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә, сүз байлыгын арттыруда дәресләрдә сүзлек эшен дөрес куллану сорала. Мин үземнең дәресләремдә сүзлек эшен планлы, максатчан һәм даими үткәрәм. Монда да укучыларны ялыктырмас өчен, телне өйрәнү мотивациясен булдыру өчен информацион технология чараларыннан актив файдаланам. Югарырак сыйныф укучыларын электрон сүзлекләрдән кулланырга өйрәтәм, шуның нәтиҗәсендә укучыларның үзлектән эзләнүләрен артырам.Башлангыч сыйныфларда исә интерактив такта ярдәмгә килә. Өйрәнелә торган сүзнең рәсеме чыга, укучыга рәсем белән сүзне бергә күрү - истә калдыру өчен уңай җирлек булдыра. Шулай ук төрле мультимедия уеннары да сүзлек хәзинәсен арттыруга этәрә. Бу өлкәдә “Татар телле заман” дисклары ярдәм итә.
Бүген ХХI гасыр башында да яшь буынны тәрбияләү мөһим иҗтимагый мәсьәләләрнең берсе булып кала. Мин укытучы һәм шул ук вакытта тәрбияче буларак балаларга белем һәм тәрбия бирүне бергә алып баруны уңышлы дип саныйм. Шуңа да дәресләрдә тәрбияви максатны иң элек аларның рухи зәвыгын үстерүгә юнәлтәм. Дәресләрдә төрле мультимедион дисклардан татар халкының җәүһәрләре булган җырлар тыңлатып, татар телендә мультфильмнар рәвешендә төшерелгән татар халык әкиятләрен каратып, югарырак сыйныфларда (мәсәлән, 7-9 сыйныфларда) татар спектакльләреннән өзекләр карау нәтиҗәсендә укучылар татар мәдәнияте белән танышалар, үзләренең дә мәдәни зәвыгын, татар мәдәниятына карата кызыксынулары артуын еш күзәтергә туры килә. Шул юнәлештә әле мин “Татар егете” һәм “Татар кызы”, “Казан сандугачы” конкурсларында катнашу өчен укучыларны хәзерлим. Аларның сөйләм телен үстерүдә аудиоязмалар да, видеоязмалар да, гомумән мультимедия технологияләре ярдәмгә килә.
Гомумән, заман мәктәбенең тормышын һәм заман укытучысының эшен информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Мин үземнең 5 еллык эш тәҗрибәмнән чыгып, укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамавын, бәлки эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле информацион технологияләрдән кулланырга кирәклегенә инандым. Укучыларымның мәктәп күләм, шәһәр күләм олимпиадаларда катнашулары, “Татар егете”, “Татар кызы”, “Казан сандугачы” кебек конкурсларда уңышлы гына катнашып килүләре, тел байлыклары арту, билге күрсәткечләренең югарырак процентлар бирүе моңа дәлил булып тора.
Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Укытучы белән укучы арасында бердәм эш оеша, укытуны индивидуальләштерүгә этәрә, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен дә булдырырга ярдәм итә. Әмма компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга кирәк. Бары тик шул очракта гына, без укучылар белән уртак тел табып, фәнебезгә, телебезгә кызыксыну уята алачакбыз.