
“Кошлар – безнең дуслар”
Максат: Балаларның кошлар турында белемнәрен киңәйтү, аларны танырга өйрәнүне дәвам итү. Кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.
Ярдәмлек: магнитофон, болын hәм кошлар сурәтләнгән рәсемнәр, кош рәсемнәре.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче болын рәсемен элеп куя. Анда күбәләкләр, кошлар очуы сурәтләнгән. Магнитофонда кошлар сайравы ишетелә. Рәсем буенча әңгәмә үткәрелә.
Тәрбияче: Балалар, рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
Бала: Болында матур чәчәкләр үсә.
Күбәләкләр, кошлар оча.
Бала: Кояш чыга. Агачта яшел яфраклар бар.
Тәрбияче: Әйе, матур яз җиткән. Бөтен табигать уяна: агачлар, үләннәр яшәрәләр, кояш көлеп тора. Шагыйрь Нур Баян яз турында матур шигырь язган. Тыңлап карагыз әле:
“Яз”
Су буенда җем-җем итә
Май чәчәкләре,
Иркәләнеп оча
Майның күбәләкләре.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт hәм чия.
Җылы яклардан кошлар кайтканнар. Алар агач ботакларына кунып матур итеп сайрыйлар. Без бүген кошлар турында сөйләшербез. Кошлар турында нәрсә әйтә аласыз?
Бала: Кошларның канатлары бар. Алар оча.
Тәрбияче: Күбәләкләр, башка бөҗәкләр дә оча бит. Ләкин алар кош түгел. Кошлар турында тагын нәрсә әйтеп була?
Бала: Кошлар сайрыйлар. Кошларның тәне каурый белән капланган.
Тәрбияче: Кошларның каурые бертөслеме?
Бала: Юк, төрле кошның төрлечә.
Тәрбияче: Әйе, без кошларны тышкы кыяфәтеннән hәм сайравы буенча аерабыз. Менә карагыз әле, бу кошларны танырсыз микән? Кемгә нинди кош ошый, сайлап алыгыз.
(Тукран, ябалак, песнәк, саескан, кызылтүш, үрдәк, чыпчык, күгәрчен рәсемнәре - өстәлдә)
Тәрбияче: Бу нинди кош?
Балалар: Тукран.
Тәрбияче: Тукранны ничек танып була? Әйтеп карагыз әле.
Балалар: Тукран чуар төстә. Башлыгы казыл.
Тәрбияче: Шулай мы, балалар? Рәхмәт. бу нинди кош?
Балалар: Ябалак.
Тәрбияче: Әйе, ябалак нинди була?
Бала: Ябалак коңгырт төстә, аның күзләре зур.
Тәрбияче: Әйе, рәхмәт. Бу нинди кошлар?
Балалар: Песнәк, кызылтүш.
Тәрбияче: Балалар, сез песнәк белән кызылтүшне ничек аерасыз?
Бала: Песнәкнең түше сары була, ә кызылтүшнең түше кызыл.
Тәрбияче: Шулай мы, балалар? Рәхмәт. Бу нинди кош?
Бала: Үрдәк.
Тәрбияче: Сез ничек үрдәкне таныйсыз?
Бала: Үрдәкнең каурые төрле төстә, ул бак-бак итеп бакылдый.
Бала: Чыпчык соры төстә. Ул кечкенә.
Бала: Саескан ак жилет кигән, үзе кара була.
Тәрбияче: Ак та була күгәрчен, күк тә була күгәрчен. Тәпие кызыл, атлаган саен баш ия. Әйдәгез, кошларны тактага урнаштырыйк. Карагыз әле, күпме кошлар килгән безгә. Балалар, ә сез кошлар турында табышмаклар беләсезме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әйтеп карагыз әле.
Бала: Төнне ул бик ярата,
Көндезен йоклап ята,
Аркасында бар канат,
Исеме була...
Балалар: Ябалак.
Тәрбияче: Дөрес. Балалар, ябалакны күрсәтегез әле.
Бала: Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?
Тәрбияче: Ә син нинди табышмак беләсең?
Бала: Көләч түтәй, гөлдерәп,
Кызыл читек, күк күлмәк,
Җим сибәбез күргәчтен,
Бу нәрсә була?
Балалар: Күгәрчен
(Бер бала күгәрченне күрсәтә)
Тәрбияче: Кем тагын нинди табышмак белә?
Бала: Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык.
Бала: Үрдәк.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Түгәрәккә басыгыз. Уен “Очты-очты” дип атала. Кошлар исеме әйтелгәндә - кулларны селкибез, әйберләр исеме әйтелгәндә - аякларны тыпырдатабыз. Менә ничек күңелле итеп уйнадык.
Балалар, ә сез беләсезме кошлар табигатькә нинди файда китерә? Уйлап карагыз әле.
Бала: Кошлар агачлардан, кырлардан бөҗәкләрне-кортларны чүплиләр.
Тәрбияче: Әйе, кошлар агачларны, кырларны яшел килеш саклап калалар. Без шуңа күрә: “Кошлар – безнең дуслар” дибез, ә дусларга hәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Балалар, ә без кошларга ничек булышабыз?
Бала: Кыш көне җимлекләр ясыйбыз, кошларны ашатабыз. Яз көне оялар ясыйбыз.
Тәрбияче: Әйе, балалар. Яз көне без кошларны көтеп алабыз, оялар ясап эләбез. Кошлар анда йомырка салып бала чыгаралар. Шуңа күрә ояларны туздырырга, кошларны куркытырга ярыймы? – Юк - Әйе, балалар! Кошларны рәнҗетмәскә. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм:
Агач башында йорты, эчендә яши җырчы.(Сыерчык)
Тәрбияче: Дөрес (рәсемне күрсәтә). исәнмесез, балалар. Балалар, нишләптер безнең сыерчыгыбыз күңелсез.
- Сыерчык, нәрсә булды?
- Мин күңелсез, чөнки минем оям юк, дусларымның да оялары юк.
- Балалар, сыерчыкның нәрсәсе юк?
Бөтенебез бергә әкрен генә әйтик: оя, ә хәзер көчлерәк: оя. Әйе, балалар, кошлар ояда яши. Сезнең сыерчыкка булышасыгыз киләме?
Бала: Әйе!
Тәрбияче: Әйдәгез әйе, балалар, матур төсле кәгазьдән оялар кисеп ябыштырыйк. Өстәл артына утырыгыз.(утыралар)
Эшегезне тырышып, пөхтә итеп башкарыгыз. Шунда гына сыерчык сез ясаган ояны сайлап алыр.
Ояларны ябыштырып бетердек. Карагыз әле, балалар, сыерчыкның дуслары бик күп икән. Хәзер алар үзләренә ошаган ояны сайлап алсынннар.
Сыерчык: Рәхмәт сезгә, балалар, сез бик тырышып эшләдегез.
Тәрбияче: Балалар, ә хәзер әйдәгез, эшләребезне кунакларга күрсәтик.
Әнәс Кари “Минем кунагым”.
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым,
Сыерчык килде, сыерчык.
Сагынып көткән кунагым.
Хәзерләнеп тордым күптән,
Каршыларга дип аны.
Әнә ничек яраткан ул
Мин ясаган ояны.
Тирәсендә очып йөргәч,
Кереп эчен карады.
Яңа өен котлагандай
Матур итеп сайрады.
- Хисамова Гульсина Нурулхаковна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев