SMI.KAZANOBR.RU

“Кечкенә су тамчысы турында әкият”

Максат:
Балаларда табигать почмагындагы үсемлекләргә кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, иптәшләренә игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телен үстерү.

Ярдәмлек:
Табигать почмагындагы гөлләр, сусипкечләр, зонтик, кояш башлыгы, сулы савытлар, уенчыклар.

Шөгыльнең барышы.
Тәрбияче: Балалар, хәзер мин сезгә кечкенә Су тамчысы турында әкият сөйлим. Телисезме? Тыңлагыз.
Яшәгән ди кечкенә генә Су тамчысы. Су тамчысы булган җирдә үсемлекләр hәм чәчәкләр бик әйбәт үскәннәр, кеше тәмле суны эчкән, суда коенган. Ләкин берзаман усал җил искән hәм бик суык булган. Су тамчысы туңган hәм бозга әйләнгән. Су булмагач бөтен чәчәкләр, кошлар, хайваннар яши алмыйлар. Су тамчысын коткарырга кирәк! Әйдәгез, балалар, ярдәмгә Кояшны чакырыйк.
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда
Әти китте базарга
Тәти кашык алырга,
Тәти кашык сабы алтын.
Безгә кирәкми салкын!
(Кояш чыга)
Кояш: Исәнмесез, балалар! Ник мине чакырдыгыз, нәни дусларым? Берәр хәл булдымы?
Тәрбияче: Кояшкай! Усал Җил Су тамчысын туңдырды. Булыш әле безгә зинhар өчен! Кошлар, үсемлекләр, хайваннар, кешеләр сусыз яши алмыйлар.
Кояш: Мин сезгә булышырмын, усал суык Җилне куармын, Су тамчысын җылытырмын.
(Кояш әйләнә. Бии)
Менә мин Су тамчысын җылыттым да. Балалар, ә сез беләсезме ничек итеп тамчы тама?
Балалар: Тып – тып – тып...
Кояш: Әйе! Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы? Әйдәгез, уйнап алыйк!
Хәрәкәтле уен “Кояш hәм яңгыр”.
Тәрбияче: Менә без нинди өлгер! Әйдәгез әле, балалар, бергәләп су җырын тыңлыйк (Сусипкечтән су агыза). Су ничек итеп тама?
Балалар: Тып – тып – тып...
Тәрбияче: Балалар, үсемлекләргә, гөлләргә булышырга кирәк! (Сусипкеч белән гөлләр янына бара)
Тәрбияче: Балалар, гөлләрнең су эчәсе киләме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Нәрсә эшләргә кирәк, балалар?
Балалар: Су сибәргә.
(Тәрбияче гөлләргә су сибә)
Тәрбияче: Балалар, гөлләр нишли?
Балалар: Су эчәләр.
Тәрбияче: Кояшкай, син безгә булышмасаң агачлар, гөлләр үсә алмаслар иде. Балалар, килегез әле өстәл янына.
(Өстәл янына баралар, өстәлдә сулы чашкалар).
Тәрбияче: Балалар, ә кем бу матур чашкалардан кайнаган суны эчә?
Балалар: Без!
Тәрбияче: Балалар, суны эчеп карагыз әле.
Тәрбияче: Балалар, сез нишлисез?
Балалар: Су эчәбез.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, суны буш бокалларга салып карыйк. Карагыз, ничек су ага. Балалар, бу су чистамы?
Балалар: Чиста.
(Тәрбияче пычрак суны күрсәтә)
Тәрбияче: Ә пычрак суны эчәргә ярыймы?
Балалар: Юк!
Тәрбияче: Әйе, пычрак суны эчәргә дә, аның белән юынырга да ярамый.
Балалар, әйдәгез әле Кояшкайга күрсәтик: ничек итеп без чиста су белән юынабыз.
Йомшак су, йөгерек су,
Син мине чиста ю,
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Тешләрем тазарсын.
Авызым елмайсын,
Йомшак су, йөгерек су,
Hәммәсен чиста ю!
Тәрбияче: Балалар, килегез әле монда, карыйк әле, бу савытта су нинди?
Балалар: Җылы.
Тәрбияче: Ә бу савытта?
Балалар: Салкын.
Кояш: Балалар, сез су турында күп нәрсәләр беләсез икән. Мин сезне бик яраттым hәм шушы уенчыкларны сезгә бүләккә бирәм. Бу уенчыкларны суда йөздереп була.
(Уенчыклар бирә)
Миңа китәргә вакыт, сау булыгыз, балалар!
(Балалар уенчыклар белән суда уйныйлар)