
Конспект “ Куян баласы Йомшакның шәһәргә сәяхәте”, Шаехова Г.И., воспитатель по обучению татарскому языку ДОУ №131
Конспект непосредственной образовательной деятельности в старшей группе
“ Куян баласы Йомшакның шәһәргә сәяхәте”.
Воспитатель по обучению татарскому языку 2 кв. категории Шаехова Гульшат Ильфатовна
Максат: светофор сигналлары турында белемнәрне ныгыту.
Белем бирү бурычлары: балаларга юл хәрәкәтендә светофор сигналларының нәрсә аңлатуларын һәм төсләрнең ничек урнашуларын аңлату.
Үстерү бурычлары:балаларның аңга алуларын,хәтерен,игътибарын,диологик сөйләмен үстерү.
Тәрбияләү бурычлары: юл йөрү кагыйдәләре турында белергә теләкне һәм аларны үтәү ихтыяҗын тәрбияләү.
Актив сүзләр: юл чаты,кызыл,сары,яшел,җәяүле.
Җиһазлау:хат,тылсымлы капчык, төрле транспорт һәм җәяүлеләр рәсемнәре, уен өчен атрибутлар-рулләр,коляска,сумкалар,курчаклар.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез балалар? Хәерле көн!
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: балалар,мин сезгә килгәндә хат ташучыны очраткан идем.Ул сезгә дип хат бирде.Укып карыйкмы? Миңа рөхсәт итәсезме?
Балалар: Әйе,әйе.
Тәрбияче хат укый:
Казан шәһәре 131нче балалар бакчасының 8нче төркем балаларына. Исәнмесез кадерле дусларым! Мин сезне бик сагындым,тиздән килеп җитәм.Көтегез.Сәлам белән куян баласы Йомшак.
Тәрбияче:Балалар,без Йомшаккайны каршыларга әзерләник әле.Әйдәгез уйнап алыйк .
Дидактик уен “Куян нинди?
Тәрбияче куян рәсемен күрсәтә .Балалар белән бергә кабатлыйлар.
Куян йомшак,кечкенә,ак,соры,матур,зур,куркак.
Тәрбиячеборчылып) Балалар,никтер Йомшак күренми,нәрсә булды икән?
Шул вакыт ишектән Йомшакны җитәкләгән Светофор Светофорович керә.
С.Светофорович: Бу 131нче балар бакчасымы?
Тәрбияче балалар белән: Әйе!
С.Светафорович: 8нче төркем балалары сезме? Исәнмесез!
Балалар:Без! Исәнмесез.
С.Светофорович: Менә сезнең дустыгызны алып килдем. Юл кырыенда елап тора иде.
Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сезгә Светофор Светофорович. Рәхим итегез,утырыгыз.
Йомшаккай, синең белән нәрсә булды?
Йомшак: Урманнан сезгә дип килергә чыктым.Урманда бик рәхәт иде,тыныч, кошлар сайрый,саф һава.Килә-килә шәһәргә килеп җиттем.Менә шунда башланды инде хәлләр!(елап җибәрә,балалар аны тынычландыралар)Озын юлга килеп җиттем, машиналар тыз-быз чаба,алар мине уздырмыйлар.Әле таптап та китә яздылар.Юлның ахырын эзләп чаба-чаба хәдән таеп егылдым дигәндә Светофор Светофорович ярдәмгә килде.Яшел күзен ачты,кызыл күзен йомды-машиналар туктап калды.Менә хикмәт!
Тәрбияче: Шулай шул,Светофорның күзләре хикмәтле аның! Әйдәле үзең белән балаларны да таныштыр әле!
Светофор Светофорович: Бик рәхәтләнеп.
Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп,
Сакта тора светофор,
Чатта тора светофор.
Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне,
Әйтеп тора өч сүзне:
Кузгалма!- кызыл күз (светофорның кызыл уты яна)
Сабыр!-дия сары күз (светофорның сары уты яна)
Ярый!-дия яшел күз(светофорның яшел уты яна)
Шулай дусларым, юл хәрәкәтен көйләп, киң юл чатында басып торам.
Балалар, әйдәгез, минем сигналарны бергәләп кабатлыйк әле.
Светофор кызыл түгәрәк күрсәтә
Балалар: Кузгалма! –ди кызыл төс.
Свотфор сары түгәрәк күрсәтә
Балалар: Сабыр!-ди сары төс.
Светофор яшел түгәрәк күрсәтә
Балалар: Ярый! -ди яшел төс.
Тәрбияче: Рәхмәт сиңа изге эшең өчен!Балалар,Йомшаккай, сез юлны кайдан һәм кайчан чыгасын аңладыгызмы инде?
Йомшак: Аңладым ,аңладым. Икенче юлы шәһәргә килгәч , аптырап елап йөрмәм.Мин хәзер юлны ничек чыгасын беләм.Урманга кайткач дусларыма да сөйләрмен!
Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп “Транспорт һәм җәяүлеләр”дигән уен уйнап алыйк.Светофор Светофорович юл хәрәкәтен көйләп,күзәтеп торыр.Минем тылсымлы капчыкта төрле рәсемнәр бар. Анда җәяүлеләр дә, төрле транспорт та бар. (Балалар капчыктан рәсемнәр алалар.)
Тәрбияче: балалар,нинди рәсемнәр алдыгыз.Күрсәтегез һәм сөйләгез.
Балалар:
-мин автобус
-йөк машинасы
-мин әни
-мин троллейбус
-мин малай
-мин укучы
-мин әби
-Мин такси
Тәрбияче: әйтегез әле балалар, кемнәр җәяүлеләр?
( Балалар җавабы)
Шулай ,транспортка утырмаган ,җәяүләп йөрүче кешеләр-җәяүле була.Әйдәгез уенга әзерләник.
(шофер буласы балалар кулларына рулләр алалар.Җәяүлеләр кайсы сумка тота,кайсы коляска белән курчакны ала.Тәрбияче Йомшакны җитәкли.)
Уен “ Транспорт һәм җәяүлеләр”
Тәрбияче: Уен ошадымы сиңа Йомшак?
Йомшак: Бик күңелле уен булды бу. Урманга кайтач дусларыма да өйрәтермен.
Тәрбияче: Кадерле балалар,Йомшак! Менә хәзер сез светофорның төсләре турында беләсез.Боларны онытырга ярамый.Бу турыда әти-әниләрегезнең дә исенә төшерегез.Алайса ашыкканда онытып җибәрәләр.Юл аша чыкканда светофорга карагыз.
Светофор Светофорович: Безгә китәргә вакыт, сау булыгыз балалар!
Йомшак: Сау булыгыз!
Светофор Светофорович:Юлларда сак булыгыз!
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
Презентация1.pptx | 1.49 Мб |
- Ярусова Елена Александровна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев