SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Мәче турында сүрәтләү хикәясе төзү

Мәче турында сүрәтләү хикәясе төзү

Казан шәһәре Киров районы
147 нче балалар бакчасының
югары категорияле укытучы-логопеды
Сәләхова Миләүшә Мөнировна

Максат: карточка-схемаларга таянып сүрәтләү хикәясе төзергә өйрәтү,
иҗади фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын аергычлар белән баету, иҗекләрдән сүзләр төзеп укуны ныгыту, сөйләмнең сәньгатьлелеген, иптәшләренең сөйләме артыннан игътибар белән тыңлап бару күнекмәләрен тәрбияләү, балаларда хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык хайваннар, битлекләр, сүрәтләү схема карточкалары,
иҗекле карточкалар, магнитофон.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ
I. ОЕШТЫРУ.
Логопед. Балалар, безнен төркемдә тылсымлы конверт яшерелгән. Әйдәгез бергәләп табыйк әле аны. Конверт тәрәзә янындагы тумбочкада яшерелгән.
(Балалар конвертны табалар, конвертта карточкага язылган иҗекләр: Мы-рау-би-кә, Са-ры-би-кә, Йом-шак-кай, Ка-рач, Мы-рау-ба-тыр, Ак-кай). Балалар,
иҗекләрдән сүзләр төзеп укыгыз. Бу сүзләр нәрсә аңлаталар?
(Балалар иҗекләрдән сүзләр төзеп укыйлар).
Балалар: Бу сүзләр мәче исемнәрен аңлаталар.

II. ДИДАКТИК УЕН “Нәрсә артык”.
Л: Балалар, безгә кунакка бүген хайваннар килде.Аларга әйбәтләп карагыз һәм нәрсә артык икәнен әйтегез.
Б. Монда мәче артык, чөнки мәче йорт хайваны, ә калганнары кыргый хайваннар.
Л. Әйдәгез мәчене якынгарак алыйк, аны яратыйк, иркәлик.
(Балалар мәчене сыпыралар).
Мәче нинди?
Б: Кечкенә, йомшак, соры, акыллы, шат, шаян, шук, җитез, уенчык мәче.
Л: Бу мәчегә нинди исем бирәбез?
(Балалар мәчегә исем сайлыйлар)

III.СХЕМАЛЫ КАРТОЧКАЛАР БУЕНЧА СОРАУЛАРГА ҖАВАП.
Л: Ә хәзер безнең мәчене чын итеп күз алдыгызга китерегез. Схемалы карточкаларга карап сорауларга җавап бирәбез.
1,2) Мәче кыргыймы, әллә йөрт хайванымы?
3,4) Мәченең яшәү урыны? Ул кайда яши?
5) Мәче нинди төстә?
6) Мәче нинди зурлыкта?
7) Мәчене игътибар белән карагыз. Ул нинди өлешләрдән тора? (баш, муен, гәүдә, алгы тәпиләр, арка, корсак, арткы тәпиләр, койрык. Башында колаклар, борын, күзләр, мыеклар, авыз, тел, колаклар, тәпиләрдә тырнаклар).
8) Мәче нәрсә ашый?
9) Мәче баласы ничек атала?

IV. ЯЛ МИНУТЫ.
Чыкты тычканнар бервакыт
Карарга дип вакыт.
Бер урында атлау.
1,2,3,4,
Бармаклар бөгү.
Тычканнар тартты гирне.
Өстән аска таба тарту.
Ишетелде каты тавыш-
Бим-бом, бим-бом,
Йодрыклар белән суккалау.
Тычканнар уйный качыш.
Куллар билдә, бер урында тыпырдау.
V. МӘЧЕ ТУРЫНДА СҮРӘТЛӘҮ ХИКӘЯСЕ ТӨЗҮ.
Бала: Мәче-йорт хайваны.Ул кеше белән янәшә яши, өйдә. Мәче урта размерда.
Ул көрән төстә. Мәченең башы, муены , гәүдәсе, алгы тәпиләре, арка, корсагы, арткы
аяклары, койрыгы бар. Мәче сөт, казылык, ит, тычканнар, балык ярата. Мәченең кечкенә песиләре бар.
Л: Яхшы, ә хәзер хикәяне тагын да тулыландырып сөйлик. Аның башында,
тәпиләрендә ни бар?
Бала: Мәче-йорт хайваны. Ул кеше белән янәшә өйдә яши. Мәче урта размерда. Ул
соры төстә. Мәченең башы бар. Башында колаклар, күзләр, борын, авыз, мыеклар.
Мәченең шулай ук муены, гәүдәсе, арткы тәпиләре, алгы тәпиләре, тәпиләрендә тырнаклар, аркасы, корсагы, койрыгы бар. Мәче сөт, ит, казылык, балык, тычкан белән туклана. Мәченең кечкенә песи балалары була.
VI. Л: Булдырдыгыз. Ә кемнең өендә мәче бар?
(Балалар үз мәчеләре турында сөйлиләр. Ясаган рәсемнәрен күрсәтәләр).
VII. Мәчеләр турында шигырь сөйләү.
VII. Иҗат элементларын кертеп үз мәчеләре турында хикәя төзү.
VIII. Л: Без мәчеләрне бик яратабыз. Әйдәгез, мәчеләргә әйләнеп бераз ял итеп алыйк.
ЯЛ МИНУТЫ.
Әкрен генә, песидәй,
Тәрәзә яныннан диванга
Мин барамын
Утырып ял итәргә.
песиләр шикелле йөриләр
Торырга вакыт җитте,
Сузылабыз, тартылабыз.
кулларны өскә күтәреп сузылалар
Мин җиңел генә диваннан
Сикерәм, тураям.
бер урында сикерәләр
Сөт эчәм мин тәмләп.
иреннәрен ялыйлар

IX. Мәчеләрнең нигә кирәклеге, файдасы турында әңгәмә. Әсәрне сәхнәләштерү.
Л: Балалар, ә мәче нәрсәгә кирәк? Кешеләр өйдә нигә мәче тоталар?
Б: Мәче тычкан тота. Мәче квартираны бизи. Алардан уңай, файдалы энергия өркелә.

Л: Сыер, ат, эт һәм мәче узара хуҗа кемне күбрәк ярата дип бәхәсләшеп киткәннәр.
(Балалар битлекләр кияләр).
- Билгеле мине,- дигән ат.- Мин хуҗаның сукасын тартам, урманннан утын ташыйм.
Хуҗа миңа утырып шәһәргә бара.
- Юк, хуҗа мине күбрәк ярата,-ди сыер.-Мин аның гаиләсен сөт белән туйдырып торам.
- Юк, мине,-ди эт. - Мин хуҗаның байлыгын саклыйм.
- Ә мине хуҗа күбрәк ярата. Мин өйдә тычкан тотам. Караватта хуҗаның аркасын җылытып ятам.
Хуҗа: Бәхәсләшмәгез. Сез миңа барыгыз да кирәк. Һәрберегез үз урынында әйбәт. Мин сезне барыгызны да яратам.
Л: Ә мин сезне яратам.