SMI.KAZANOBR.RU

Кызыл,сары,яшел

Максат: балаларның кызыл, сары, яшел төсләрне татар телендә аңлап әйтүләренә ирешү, төсләрне аерырга өйрәтү, светофор турында сөйләшү, аның нәрсәгә кирәклеген аңлату, геометрик фигура – түгәрәкне өйрәнү, аны ныгыту, бармаклар ярдәмендә рәсем ясауны дәвам итү, чиста, пөхтә эшләү, яңа уеннар өйрәнү, иң гади юл йөрү кагыйдәләре белән танышу - светофор ярдәмендә аларны ныгыту.
Материал: төрле зурлыктагы машиналар, балалар санынча – яшел, кызыл, сары төстәге түгәрәкләр, светофор рәсеме төшерелгән альбом бите.
Алдан әзерлек эше: төсләрне кабатлау, бармак уенын өйрәнү.

Дәрес барышы
Яшәгәннәр ди бик күп машинар. Берсе зур, зәңгәр төстә, икенчесе уртача, сары, өченчесе кечерәк, кызыл, ә дүртенчесе бик кечкенә, яшел машина. Зур зәңгәр төстәге һәм сары машина бик күптәннән йөк ташыйлар икән инде, шуңа күрә арганнар, искергәннәр. Ә кечкенәрәк кызыл төстәге һәм бик кечкенә яшел машина әле бик яшь ди.
Көннәрдән беркөнне машиналар барысы да юлга чыгып киткәннәр. Юлларында зур күпер очраган. Машиналар аны хәвеф-хәтәрсез генә узып китә алганнар. Баралар-баралар ди, бара торгач зур бер аланлыкка килеп чыкканнар. Ә анда шундый матур ди!
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез машиналарны янәшә куябыз да, утырышабыз.
Тәрбияче: Нәрсә күрәсез?
Балаларнын җаваплары тыңлана. (Түгәрәкләр)
Тәрбияче: Әйдәгез тотып-тотып карыйк әле бу серле түгәрәкләрне. Бу нинди төс?
Бала: Кызыл.
Тәрбияче: Ә бу нинди төс?
Бала: Яшел.
Тәрбияче: Ә бу нинди төс?
Бала: Сары.
Тәрбияче: Кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр. Балалар, бу чәчәкме әллә?
Балаларнын җаваплары.
Тәрбияче: Әллә бөҗәкләрме?
Балаларнын җаваплары.
Тәрбияче: Белмим инде алайса… Әйдәгез, ярдәмгә Мырау батырны чакырыйк,бәлки ул беләдер!
Песи керә.
Песи: Мррррр, мин Мырау батыр, исәнмесез!
Тәрбияче: Мырау батыр, без сине күрүебезгә бик шат. Әмма сине болай гына чакырмадык. Аланлыкта кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр таптык. Нәрсә булыр икән бу???
Песи: Мин беләм! Хәзер мин сезгә шигырь укыйм, тыңлагыз.

Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне,
Әйтеп тора өч сүзне:
- Кузгалма! – ди Кызыл күз.
- Сабыр! – дия Сары күз.
- Ярый! – дия Яшел күз.
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз:
- Кузгалма! – ди Кызыл күз,
- Сабыр! – дия Сары күз,
- Ярый! – дия Яшел куз!

Песи: Аңладыгызмы инде бу төсләрнең нәрсә аңлатканын? Машиналар, җияулеләр һәм ?
Тәрбияче: Белдек, белдек, балалар! Бу бит СВЕТОФОР!
Песи: Уйныйбызмы? Уеныбызның исеме – “Үз өеңне тап” – дип атала. Хәзер мин сезгә кызыл, сары, яшел төстәге рульләр таратып чыгам. Ә сез аланлыктагы түгәрәкләрдән үз төсегезне табып кереп басарга тиеш буласыз. Киттекме?
(Музыка)
Балалар үз төсләрен табарга тиешләр. Уен 2-3 мәртәбә уйнала.

Уйнаган арада Мырау төсләрне бутый.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда, кемдер шаярган. Светофорнын төсләрен бутаган! Әйдәгез, дөреслик әле.
Балалар дөреслиләр.
Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез, мин сезне серле рәсем дөньясына чакырам!
Балалар өстәл янына киләләр, анда алдан әзерләнгән түгәрәкләр. Бармаклар ярдәмендә светофор ясау.