SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телем – минем горурлыгым

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрү өчен туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә
Максат:
• Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту.
• Милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
• Татар теленең байлыгын, матурлыгын күрә белү һәм соклану хисләре уяту.
• Балаларда татар телендә сөйләшү һәм аралашу теләген үстерү.
• Туган җиргә, туган телгә, аның халкына ихтирам, үзара дуслык, татулык сыйфатлары тәрбияләү.
Алдан әзерелек:
• Балалар белән шигырьләр, уеннар, биюләр, җырлар, мәкальләр өйрәнү.
• Кичә уздырыласы музыкаль залның бизәлешен әзерләү.
Кичә барышы.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка астында залга ике кыз керә.
Лилиана:
- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар. Без сезне үзебезнең бакчабызда күрүебезгә бик шатбыз.
Аделә:
- Хуш килдегез, кадерле кунаклар. Сезгә хәерле иртә һәм яхшы кәеф телибез.
Лилиана:
- Хөрмәтле кунаклар, сез туган илегезне һәм туган телегезне яратасызмы? (яратабыз) Без дә туган илебезне дә, туган телебезне дә бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Аделә:
- Менә буген сезгә “Туган телем – минем горурлыгым” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә әзерләдек. Шушы кичәдә ана телебезгә булган хөрмәтебезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерербез.
Лилиана:
- Бу кичә халыкара туган тел көненә багышланган. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел - ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.
Кызлар залдан чыгып китәләр. Тәрбиячеләр башкаруында “Яратыгыз” җыры башкарыла. Җырның соңгы куплеты җырланганда залга балалар керәләр, үз урыннарына басалар. Соңгы кушымта балалар белән бергә башкарыла.
Язилә:
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
Адель:
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
Зарина:
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Илдар:
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
“Хәерле көн” җыры башкарыла.
Жасмин:
- Мин татар кызы.
Кәрим:
- Мин татар малае.
Данияр:
- Мин татар телендә сөйләшәм.
Алисия:
- Мин Татарстанда яшим.
Сабина:
- Милләтем белән горурланам.
Ярослав:
- Туган телемне яратам.
Илария:
- Туган телемне саклармын.
Илнар:
- Туган телемне яклармын.
Барысы:
- Без милләтнең киләчәге!
Балалар татарча көйгә флешмоб башкаралар.
Флешмобтан соң балалар урындыкларга утыралар.
Зал уртасына бер кыз белән малай чыга. Кызның кулында глобус.
Тимур:
- Сабина, бу нәрсә?
Сабина:
- Глобус – бу җир шарының кечкенә моделе.
Тимур:
- Ә нигә глобус төрле төсләргә буялган? Бу төсләр нәрсәне аңлата?
Сабина:
- Зәңгәрсу төс – диңгезләр, океаннар, яшел төс – урманнар, тигез җирләр, көрән төс – таулар, комлыклар. Аннары монда бөтен җир шарындагы илләрне күреп була.
Тимур:
- Безнен Татарстан да бар инде, алайса. Ә менә шушы илләрдә яшәүчеләр үзләренең туган телләрендә сөйләшәләр бит, әйеме.
Сабина:
- Әйе. Дөньяда 3 меңнән 5 меңгә кадәр тел бар.
Тимур:
- Ничек күп икән.
Сабина:
- Безнең туган телебез – татар теле дә бик матур бит. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Күп уеннар, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Менә хәзер кызлар безгә туган җир турында җыр җырлыйлар.
Лилиана, Язилә, Аделә “Туган җир” җырын җырлыйлар.
Сабина:
- Әйдәгез, дуслар, чыгыгыз, түбәтәй белән уен уйныйбыз. Кемдә түбәтәй туктала, шул тел турында мәкаль әйтә.
Балалар түгәрәккә басалар, музыка астынна түбәтәйне бер – берсенә бирәләр. Музыка туктаганда түбәтәй кем кулында кала, шул мәкаль әйтә.
Теле барның юлы бар.
Телләр белгән – илләр белгән
Аз сөйлә, күп тыңла.
Иң татлы тел – туган тел.
Туган телем – иркә гөлем.
Уен туктала, бер малай алга чыга.
Кәрим:
- Дуслар, уен уйнагач биеп аласы килә. Әйдәгез әле, татар халык биюе “Әпипә”не биибез.
“Әпипә” биюе. Биюдән соң балалар урындыкларга утыралар. Ике кыз чыга.
Лилиана:
- Аделә, син беләсеңме, мина әбием әйтә: “Кызым, синен, телең бигрәк тәмле инде” дип. Мин аптырыйм, минем телемне ашап карады микән ул?
Аделә:
- Юк инде, алай түгел, матур, ягымлы сүзләр сөйләгән кешегә “тәмле телле” дип әйтәләр.
Лилиана:
- Ә, аңладым хәзер. Әбием миңа тәмле – тәмле милли ризыклар пешереп ашата да, мин ягымлы, матур сүзләр белән сөйләшәм.
Аделә:
- Нинди ризыклар пешерә әбиең?
Лилиана:
- Менә хәзер дусларыбыз, аларның кайберләрен күрсәтеп китәрләр.
Балалар бер – бер артлы сөлгегә куелган милли ризыклар чыгаралар, алга туктап шигырьләр сөйлиләр.
Илнар:
Табын түрен һәрчак бизи,
Майда пешкән КОШ ТЕЛЕ,
Авыз итми һич китми
Килгән кунак, билгеле.
Зарина:
ЭЛЕШ пеште,
Табадан төште
Кунакларга сый-хөрмәт,
Якты чырай, такта чәй.
Илдар:
Менә табын түрендә
ГӨБӘДИЯ күренә
Йөзе шат көлеп тора
Хуш ис бөркелеп тора.
Сабина:
Татар халык ашларының,
Иң җиңеле - КЫСТЫБЫЙ.
Ул аш булса өстәлләрдә,
Табын тулы нигъмәт – сый.
Данияр:
Ашлар пешә бәйрәм көнне,
Көндә бәлеш пешмидер.
Ә ӨЧПОЧМАК татарларның,
Өстәленнән төшмидер.
Жасмин:
“Табын яме – ЧӘК-ЧӘК” – дигән
Сүзләр йөри түгелме?
Һәрбер туйның иң түрендә
Урын ала түгелме?
Кызлар башкаруында “Чәк – Чәк” биюе.
Уртага бер кыз белән бер малай чыга.
Язилә:
- “Берәү башка телне өйрәнмәгән булса,
Башта үз телен белсен” – дигән Каюм Насыйри.
Кәрим:
- Туган телне белмәү – телсез калу дигән сүз.
Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар, татар җырлары, татар халык уеннары аша күңелебезгә үтеп керә безнең.
Язилә:
- Тагын бер халык уены уйнап алыйк. Уен “Капкалы” дип атала. Капка каршында калган пар тел турында шигырь сөйләр.
“Капкалы” уены уйнала. Капка каршына туктап калган пар шигырь сөйли.
Уен вакытында балалар бергәләп шушы сүзләрне әйтәләр.
Әйдә безгә килегез
Капкалардан керегез
Өебезгә үтегез,
Кунак булып китегез
Гөрләп бәйрәм итегез.
Илария:
Татар теле - минем туган телем,
Сойлэшуе рэхэт ул телдэ.
Кәрим:
Туган илемдэ дэ теллэр бик куп,
Туган телем минем бер генэ.
Ярослав:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Алисия:
Туган телем – татар теле,
Бик якын ул минем күңелгә.
Тәмле сүзе, җыр – моңнары өчен
Онытмам мин аны гомергә.
Уен тәмамлануга, балалар үз урыннарына басалар. Җыр “Туган телем”.
Бергәләшеп яшик, тату булыйк
Татарстан дигән җирләрдә.
Горурланыйк, без бит татар диеп
Аралашыйк татар телендә.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гел
Туган илем, туган җирем,
Тыныч, имин булсын гел.
Җыр “Туган тел”.