
Татар теле дәресләрендә “Логик чылбыр “ алымын куллану
Татар теле дәресләрендә “Логик чылбыр “ алымын куллану
ФГОС таләпләре буенча белем бирүнең төп максаты- укучыларга белемнәр, күнекмәләр бирү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Бу максатны үз эченә алган иннова цион технологияләрнең берсе- критик ( тәнкыйди) фикерләү технологиясе.
Критик фикерләү, беренче карашка, тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камиллеген ассызыклый. Ул-интелектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү.
Тәнкыйди фикерләү технологиясе - үз позициясеңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясендә укытучы эшчәнлеге :
1.Укучының эшчәнлегенә юнәлеш бирә;
2.Мөстәкыйль фикер йөртергә этәргеч ясаучы шартлар булдыра;
3.Төрле фикерләрне каршы куя;
4.Нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Укучы эшчәнлеге.
1.Куелган проблеманы чишә;
2.Дәлилләр эзли;
4.Башкаларның фикерен тыңлый;
5.Бәхәсләшә;
6.Бәя бирә.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора
1 Этап - Чакыру. (кызыксыну уяту, мотивация). Өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту
2 Этап - Аңлау, белү. (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа материалны үзләштерү)
3 Этап - Рефлексия
Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.
Дәреснең төрле этапларында тәнкыйди технологиянең төрле алымнарын кулланырга мөмкин.
Без бүген татар теле дәресләрендә “Логик чылбыр” алымын куллануны карап үтәрбез.
Бу алым зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдырырга, логик фикерләргә өйрәтә.
“Логик чылбыр” алымының асылы фактларны, җөмләләрне, даталарны, кагыйдәләрне, цитаталарны яки текстның өзекләрен логик яки хронологик тәртиптә куюдан гыйбарәт. Логик чылбырны төзү укытучы белән берлектә, парлы, төркемдә, мөстәкыйль индивидуаль эш яки өй эше буларак үткәрелә ала.
“Логик чылбыр” алымы игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү, үзләштерелгән материалны ныгыту өчен кулланыла. Бу алымны төрле темаларны үткәндә дәрес башында да, рефлексия өлешендә дә нәтиҗәле кулланырга мөмкин. 3нче сыйныфның рус төркемендә “Көндәлек режим” темасын үткәндә бу алымны ничек кулланырга мөмкин икәнен видеоязмада карап китербез. Дәрес башында укучыларга төрле эш-хәрәкәтләр ясаучы балалар сурәтләнгән рәсемнәр таратыла. Бирем: шул рәсемнәрне дөрес тәртиптә урнаштырырга. Ак биткә ябыштырып баралар. Бу эшне парлап, төркемнәрдә яисә индивидуаль рәвештә башкарып була. Тикшерү максатыннан , бер бала тактада эшли. Күргәнебезчә, балалар бу эшне зур кызыксыну белән башкаралар.
Дәреснең икенче өлешендә сүзлек эше алып барыла, сорауларга җавап бирәләр. Балалар үзләренең көндәлек режимнары турында сөйлиләр, дәреслектәге күнегүләрне эшлиләр. Без ул өлешне кыскарттык. Дәреснең рефлексия өлешендә “Логик чылбыр” алымы буенча сүзләрне дөрес тәртипкә куялар һәм сәгать ничәдә икәнен дә күрсәтәләр. Бу биремнәрне парлап та , группаларга бүлеп тә башкарырга мөмкин. Әлеге алымны төрле темаларны үткәндә бик отышлы кулланып була. Мәсәлән, язучыларның биографиясен, әсәрләрне, әкиятләрне өйрәнгәндә.
Күргәнебезчә, тәнкыйди фикерләү технолгиясен куллану укучыларда түбәндәге сыйфатларны булдырырга ярдәм итә:
-төркемнәрдә эшләү;
-проблеманы чишү юлларын табу, дәлилләү;
-мәгълүматны мөстәкыйль үзләштереп, иҗади фикерләү, нәтиҗәләр ясау.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим!
- Исмагилова Лейсан Мансуровна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев