SMI.KAZANOBR.RU

Эш тәҗрибәм.

jpg

Таныш булыйк, мин - Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 113 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.
Телебез - безнең тарихыбыз да, бүгенгебез һәм киләчәгебез дә. Заман таләпләре бүгенге көндә туган телләрне укыту процессында зур үзгәреш сорый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак алдыбызда торган бурыч: телебезне саклап калу, укучыларыбыз аша телне, әдәби байлыкларны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру.
Компетентлы, толерант, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Шушы сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү максатыннан, уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр, төрле мәгълүмати чаралар кулланам.
Укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати -коммуникатив технологияне кулланып сөйләм телен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Мәгълүмати –коммуникатив технологияне кулланып укыту, укучыларда укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.
Эшемнең төп максаты: татар теле укытуда заманча технологияләргә таянып,телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, сөйләм телен үстерү, иҗади шәхес тәрбияләү. Шуннан чыгып, мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычлар куйдым:
1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;
2. Укучыларны татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү;
3. Укучыларның танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Мәгълүмати – коммуникатив технологияне куллану нинди мөмкинлекләр бирә соң? Бу иң беренче чиратта:
• белем бирү эффектын көчәйтә, укуга мотивацияне арттыра;
• укучыларга индивидуаль белем бирү траекторияләре төзергә мөмкинлек бирә;
• укырга әзерлекләре төрле булган балаларга дифференцияле якын килү мөмкинлеге бирә;
• үзлектән белем алу һәм үзконтроль күнекмәләрен үстерә.
Үземнең укыту эшчәнлегендә мәгълүмати - коммуникатив технологияне кулланып эшләү түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла:
1.Компьютер программалары.
2. Мультимедиалы презентацияләр.
3.Интернет челтәре ресурслары.
4. DVD, CD дисклар.
5. Смартфоннар
1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Үземнең дәресләремдә компьютер бирә алган бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышам.Microsoft Office программасын кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар, белешмәләр, буклетлар төзим. Дидактик материал комплектлары, таратма материал туплыйм, онлайн тестлар төзим.Шәхси үзем яздырган аудио текстлар кулланам .Татар теле дәресләрендә куллану өчен дифференциаль һәм индивидуаль биремнәр җыелмасы бар.
2.Эшчәнлегемдә мәгълүмати –коммуникатив технологиянең иң актив кулланыла торган формаларының берсе – презентацияләр. Бу эш төренең максаты - мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны балаларга җиткерергә булыша. Мин аларны дәреснең төрле этапларында кулланам.
• өй эшен яки белемнәрен тикшерү максаты белән;
• проблемалы ситуация тудыру өчен;
• яңа материал аңлату өчен;
• өйрәнгәнне ныгыту өчен;
Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Шулай ук лексик – фонетик күнегүләр үткәргәндә, әдәбият дәресендә язучыларның биографиясе, иҗаты турында сөйләгәндә, аннимацон физкультминуткалар, күзләргә гимнастика үткәргәндә мультимедиалы презентацияләрне куллануны отышлы дип саныйм.
Уземнең методик лабораториямдә татар теле һәм әдәбияты буенча төзелгән презентацияләр бик күп. Темаларны өйрәнгәч, гомумиләштерү дәресендә укучылар ясаган презентацияләр һәм роликларны карыйбыз. Бу укучыларымда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора.
3. Соңгы вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан мәгълүмати ресурслар саны артты. Интернет торган саен уку - укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара дип саныйм. Интернет челтәре миңа һәм укучыларга кирәкле мәгълүматны төрле урыннан эзләп табу шартларын тудыра.
Татар теле дәресләрендә интернет ресурслар кулланып укыту телне өйрәнүгә мотив формалаштыра. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә:
• электрон дәреслекләр кулланам;
• әдәби әсәрләрне электрон вариантта тыңлыйбыз;
• электрон сүзлекләр , энциклопедияләрне кулланабыз;
• онлайн кроссвордлар төзибез;
• виртуаль музейларга экскурсия ясыйбыз;
• белем ру, ана теле ру сайтларыннан шулай ук edu tatar ru порталыннан эшем өчен кирәкле матераллар алам;
4. Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора. DVD, CD дисклар ярдәмендә укучыларыма зур күләмдә мәгълүмат биреп була дип саныйм . Әлеге электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр укучыларда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә:
Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “ Татар әдәбияты “ аудиокурсын; “Сәлам” укыту-методик комплексын, Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Җәлил, Ф. Яруллинга багышланган интерактив китапларны кулланам.
5. QR-кодлар алымы турында җентекләбрәк сөйлисем килә, чөнки бу алым тормышыбызның барлык өлкәләренә дә бик актив үтеп керде. Хәзерге вакытта күп кенә укучыларның белем алу белән кызыксынуы түбән. Алар күбрәк телефон, гаджет,интернетка бәйле. Бу проблема дәресләрдә эшләүнең яңа ысулларын эзләүгә китерде.Дәресләрдә яңа заманча инфокоммуникацион технологияләрне, алымнарны куллану алган белемнәрнең сыйфатын арттыра. Шул уңайдан укучыларның танып-белү активлыгы арта. QR-код куллану гади һәм уңайлы, ә куллану методлары саны чиксез, барысы да укытучы фантазиясенә генә бәйле. Бу - укучыларны танып-белү эшчәнлегенә җәлеп итүнең бик нәтиҗәле ысулы.
QR-кодларны дәреснең төрле этапларында кулланам.
QR-кодларны дәреслеккә өстәмә мәгълүмат, яки белешмә мәгълүмат, шулай ук гамәли биремнәргә, квестларга, уеннарга тиз күчү өчен файдаланам. Укучыларга QR-кодлар рәвешендә мәгълүмати материаллар белән эшләү ошый. QR код алымын практик эшләр үткәрү өчен кулланам. Биредә биремнәр катлауландырыла һәм берничә этаптан тора. Укучыларга төрле эзләү сервислары аша җавап эзләргә генә түгел, ә җавап рәвешендәге QR-кодны да булдырырга туры килә.
Яңа материалны өйрәнү дәресләрендә «интерактив битләр» кулланам, аларны дәрес барышында тутырабыз һәм ахырда QR-код ярдәмендә бу биттә укучыларның белемнәренә беренчел тикшерү ясала.
Яңа теманы өйрәнгәндә дәреслектәге стикерларга QR-кодларны беркетәм һәм өйрәнелә торган параграф киңлеген киңәйтәм, тавыш файллары, өстәмә текстлар өстим.
QR-кодларны куллану-уку процессын җиңеләйтә, аны мавыктыргыч һәм гадәти булмаган итә, бу исә, үз чиратында, укучыларда мәгълүмати компетентлыкны үзләштерү дәрәҗәсен арттыра.
QR-кодларны белем бирү процессында төрле эш төрләрендә кулланам:
- мультимедиа чыганакларына һәм укучыларга кирәкле ресурсларга алып баручы сылтамалар белән QR-кодлар булдырам.
- картада аерым урыннарның мәдәнияте һәм тарихы турында мәгълүмат, объект яки территория турындагы язмаларга сылтама урнаштырам.
-дәресне мәктәп музеендагы экспонатлар турында кызыклы мәгълүматка адресланган QR-кодлар белән тулыландырам.
- сорауларга җавапларны кодлаштырам, ә соңрак укучыларга кодны биреп, үзләренә тикшерергә тәкъдим итәм.
- татар теле кабинетындагы төрле предметларга QR-кодлы карточкалар беркетәм, укучыларга сүзнең тәрҗемәсен (язма яки аудио) белергә мөмкинлек бирәм.
- уен-квестларны катлауландырам, укучыларны смартфоннар ярдәмендә файдалы мәгълүмат эзләргә өйрәтәм.
- QR-кодлар ярдәмендә фронталь сораштырулар үткәрәм.
Моннан тыш, QR-кодларны тәрбия эшендә кулланам. Алар ярдәмендә сыйныф блогына сылтама, электрон көндәлеккә сылтама ясыйм, QR-кодлар ярдәмендә әңгәмәләр үткәрәм, төрле мәгълүматлар эзләү буенча квест-уеннар, мәктәп китапханәсенә, төрле музейларга экскурсияләр үткәрәм. Мондый эшләр укучыларны белем бирү процессына җәлеп итә һәм эзләнү эшчәнлеген мотивлаштырырга булыша.
QR-кодлар алымын семинарлар, мастер-класслар, тренинглар, мәгълүмати стендлар һәм методик атналар үткәргәндә кулланам. Мәсәлән, педагоглар өчен «Дәрестә эшләүнең яңа коралы буларак QR-код »мастер-классы.
Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып, мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:
• укучыларның сөйләм теле яхшыра, сүзлек запасы киңәя;
• укытуның сыйфаты арта ;
• татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсә;
• һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырыла. Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара. Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар;
• укучыларның иҗади эшчәнлеге арта.
Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүләрен һәм фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, дәрестә һәм өйдә эшләү генә җитми, класстан тыш эшләрне оештыру, аларны эзлекле һәм кызыклы итеп алып бару да зарур. Мин өстәмә белем бирү оешмасы белән тыгыз элемтәдә торам. Мәктәптә “Тел күрке- сүз”дигән түгәрәкне җитәклим. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар белән төрле конкурсларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, нәтиҗәле урыннар алабыз. Мәктәптә оештырылган “Нур” театр түгәрәген дә әйтмичә мөмкин түгел. Минем җитәкчелегемдәге әлеге түгәрәк шулай ук район, шәһәр күләмендә призлы урыннар алып килә.
Яңа буын стандартлары кертелү шартларында без үзебезнең эшчәнлегебезне яңача оештырырга тиешбез. Мин дә интернет челтәрендә шәхси мини – сайтымны булдырдым. Анда дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләрен, укучыларым иҗатын, әти – әниләр өчен файдалы киңәшләрне урнаштырып барам. Төрле семинарларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә, “Мәгариф” журналы битләрендә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Белем ру, туган телем ру, ана теле ру сайтларыннан шулай ук edu tatar ru порталыннан эшем өчен кирәкле материаллар алам. Укучыларым белән мин дә бергә өйрәнәм, үсәм, нәтиҗәлелеккә омтылам.
Йомгаклап әйткәндә, дәресләрне нәтиҗәле һәм кызыклы итеп үткәрүдә электрон ресурслардан, мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән уңышлы файдалануның йогынтысы зур.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары укытучылар алдына катгый, әмма гадел таләпләр куя, шуларның берсе-укучының шәхес буларак үзүсешен булдыра алырлык уку эшчәнлеген оештыру. Эшчәнлегемдә мәгълүмати- коммуникатив технологияне кулланып мин бу таләпне үтим дип әйтә алам.
Моңа кадәр гаджетларга каршы көрәшсәк, аларны мәктәптә тыярга тырышсак, хәзер, киресенчә, аңа ихтыяҗ артуын күрәбез. Аны хәзер белем алу чыганагы итеп карыйбыз. Шуның өчен үз заманыңнан алда барырга, яңалыкларны яхшы белергә, алай гына да түгел, аларны өйрәтү осталыгына ия булырга кирәк. Киләчәктә укучыларның сөйләм телен үстерү өчен яңадан яңа технологияләр, алымнар белән танышып, төрле проектлар өстендә эшләүне үземә бурыч итеп куям.