SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Валиева Гульназ Хабибрахмановна

Эш тәҗрибәм.

jpg

Таныш булыйк, мин - Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 113 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.
Телебез - безнең тарихыбыз да, бүгенгебез һәм киләчәгебез дә. Заман таләпләре бүгенге көндә туган телләрне укыту процессында зур үзгәреш сорый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак алдыбызда торган бурыч: телебезне саклап калу, укучыларыбыз аша телне, әдәби байлыкларны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру.
Компетентлы, толерант, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Шушы сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү максатыннан, уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр, төрле мәгълүмати чаралар кулланам.
Укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати -коммуникатив технологияне кулланып сөйләм телен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Мәгълүмати –коммуникатив технологияне кулланып укыту, укучыларда укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы

2021

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне үземнең блогымда күрүемә шатмын. Мин, Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 113 нче мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы. Сайтымда минем эш тәҗрибәм, уңышларым белән таныша аласыз. Сезнең белән хезмәттәшлеккә өметләнәм. Сайтыма сылтама: https://nsportal.ru/valieva-gulnaz-khabibrakhmanovna