SMI.KAZANOBR.RU

Эссе

Күк йөзендә балкучы Йолдыз

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Ф. Яруллин

...Кичке манзарага сокланып, кышкы урам буйлап, әкрен генә атлыйм.Күңелемдә Ф.Яруллинның әлеге канатлы сүзләре. Ә карашым әнисе кулларыннан ычкынмаска тырышып атлаучы балада. Кичке суык та,каршы исүче җилләр дә куркытмый аны. Иң сокланганы: аяз күктә җем-җем итеп янган йолдызлар.Баланың телендә мең дә бер сорау. Ул йолдызны кем кабызган? Алар нигә җемелди? Алар арасында аның да йолдызы балкырмы?
И-и бала! Тормыш дигән дәрьяның никадәр тирән,серле икәнен әлегә белмисең шул син. Киләчәктә кем булырсың? Нинди йолдызлар кабызырсың? Җем-җем килеп янармы йолдызың? Кем генә булсаң да, нинди генә эшләр эшләсәң дә, Кеше булып калырга тырыш. Үз максатыңа ирешү өчен түзем һәм үҗәт бул. Тормышның сикәлтәле юлларын узганда, гаиләң һәм иптәшләрең янәшә булсын. Башкаларны хөрмәт ит. Тик язмыш җилләре якаңа ябышса каушап калмассыңмы, бала? Юк! Син егылырга, бирешергә тиеш түгел. Синең янәшәңдә яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, олы тормышка юл күрсәтүче бөек җан – Укытучың булачак!
Укытучы! Бу сүз минем өчен һөнәр генә түгел. Ул минем тормышым, уйларым, яшәешем, кызыксынуларым, аралашуым, табышларым һәм югалтуларым, һәм, әлбәттә, укучыларым.
Бу һөнәрне сайлавыма мин һичкайчан үкенмәдем. Һөнәр сайлавымда һәрчак көләч, кыңгырау кебек чыңлап торган тавышлы, көн дә бер эшләпә киюче, берсеннән берсе матур төймәләр тагучы, җитмәсә, немецчә сөйләшүче Клара ханымның өлеше зур булды дип саныйм.
Кечкенә чакта, укытучылы уйнаганда, мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем.Еллар үтеп, үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Түземле, олысы-кечесе белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.
Кем соң син, укытучы? Нинди булырга тиеш син? Җәмгыятькә кирәкле кешеме син? Әллә, киресенчә, синсез дә дөнья барырмы? Бүген укытучыга карата
мөнәсәбәт бик акрын үзгәргән, алдыңа югары таләпләр куелган бер чорда йолдыз кеби җем-җем балкый алырсыңмы?
Сораулар, сораулар, сораулар... Алар мине тагын бер кат уйланырга, нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрде. Балаларга белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, кирәк!
Нинди син замана укытучысы? Минемчә, үз фәнен су кебек эчүче, эрудицияле, кызыклы һәм мавыктыргыч шәхес булырга, ә иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш. Мәктәпне тәмамлап тормыш юлына аякка басканда сәламәт, компетентлы, алган белемнәрен дөрес кулланучан һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.
Бала күңелен мин аяз күк йөзенә тиңлим. Күктә кабынган һәр йолдыз гүя минем укучыларым. Алар һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Без әнә шул якты йолдызларны кабызучылыр булырга тиешбез!

Караңгылык пәрдәләрен ярып,

Күктә йолдыз булып янасың.

Гомер буе янып яши алсаң,

Син бәхетле була аласың –

Укытучы була аласың!