SMI.KAZANOBR.RU

Максатым- сыйфатлы белем бирү.

Үзем турында бер сүз...

Əгəр мөгаллим үз эшен ярата икəн, яхшы укытучы.
Əгəр укытучы үз укучыларын ата- аналары кебек ярата
икəн- ул бар укып чыккан укытучыдан яхшырак. Əгəр
укытучы укучыларга һəм һөнəренə булган мəхəббəтен
берлəштерə икəн, ул-камил укытучы.
Л.Толстой.
Мин укучыларының тормышта яхшы кешелəр булуын телəүче гади укытучысы.
Кечкенəдəн укытучы булырга хыялландым. Бу хыялым мине Татар Дəүлəт
гуманитар институтына татар филологиясе факультетына алып килде.
Хисапханəчелəр нəселеннəн булсам да, укытучы һөнəрен сайларга булдым. Бу
адымга татар теле укытучым Рузалия Габделхак кызы этəргеч бирде.
Һөнəремне яратам, укучыларымның төрле бəйгелəрдə, конференциялəрдə,
олимпиадада алган уңышлары мине тагын да югары үрлəргə канатландыра. 2014нче
елда тарих һəм җəмгыять белеме укытучысына переквалификация курслары үттем.
Яшь экскурсоводларны əзерлəү һəм туган якка мəхəббəт тəрбиялəү юнəлешендə
дəрестəн тыш эшчəнлек белəн шөгыльлəнəм. Ə иң яраткан шөгыльлəремнең берсе-
КВН һəм театр эшчəнлеген оештыру.Ел саен район ярышларында катнашабыз һəм призлы урыннарга лаек булабыз.
Эшемдə Ə.З.Рəхимовның иҗади үсеш технологиясеннəн киң файдаланам,
сəламəтлекне саклау һəм критик фикерлəү технологиялəрен кулланам. “Ел
укытучысы” бəйгелəрендə катнашу һəм җиңүлəрем, “Туган Тел укытучылары
мастер-классы” бəйгесенең муниципаль этабында 2нче урын алуым, 2020,2021нче
елларда грантка лаек булуым –эшемне дөрес юнəлештə алып баруымны дəлилли
дип саныйм.
Əгəр минем укучыларым мəктəпне тəмамлаганнан соң тормышта үз урыннарын
табалар, җəмгыятебез өчен файдалы шəхеслəр булып үсəлəр, туган телебезне
ихтирам итəлəр, йөзгə кызыллык китермилəр икəн- димəк, минем хезмəтем юкка
булмаган, һөнəрем кирəкле һəм мөһим.
Михаил Светлов əйткəнчə: “Чын укытучы- һаман сине тəрбиялəүче түгел, ə сиңа
кеше булырга, үзеңне табарга ярдəм итүче”. Укучыларым өчен мин шундый
мөгаллим була алдым дигəн өмет белəн яшим.