
Минем эш тәҗрибәм
Мин – укытучы. Укучыларымның терәге, аларның күңелен чарлый-чарлый, алардан сәнгать үрнәге ясау хокукы алган белгеч мин.
Мин – укытучы, мин мөгаллим. Бу исемне йөртүем белән горурланам мин. Күпме мәгънә, күпме җаваплылык бу сүзләрдә!
Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш бит ул. Бу төркемдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән.
Мин һәр дәрестә хезмәттәшлек мохите тудыру, эшлекле партнерларлык, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирәм.
Максатым бар. Ә максатка ирешү юлларын табу – минем вазифам. Мин эзләнәм, уйлыйм, укыйм, киңәшләшәм…
Һәм менә көтелгән нәтиҗә: минем рус телле балаларым дәресемә яратып йөриләр, уңышлары белән сөендерәләр.
Методик темам:
“Яңа технологияләр кулланып,туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” .
Максатларым:
Балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.
Белем бирү сыйфатын үстерү.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Без укытучылар алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрүнүгә кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытудан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, яңа технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын һәм иҗади эшли белүне таләп итә.
Бүгенге шартларда укучыларга татар теле һәм әдәбиятын ничек нәтиҗәле укытырга? Замана балаларын татар теле белән ничек кызыксындырыга? Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксынуу ята, аның танып белү активлыган үстерә, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә, белемнәрне тирәнәйтә.
Мин үземнең эш тәҗрибәмдә түбәндәге заманча технологоияләргә мөрәҗәгать итәм: Мисалга 1) компьютер технологиясе һәм уен технологиясе.
Компьютер технологиясен дәресләрдә, чараларда кулланган саен камилләшә бара. Һәр дәрестә компьютер технологиясен куллану мөмкинлеге бар. Бу исә , үз чиратында, дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга да, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә ярдәм итә. Компьютер технологиясен куллану - ул махсус программаларны белеп эш итү. Мин шуларның берничәсенә тукталып үтәсем килә: - электрон дәреслекләр һәм кулланмалар СД- дискларга яздырылган электрон белешмәләр, “Татар телле заман”, “Мин татарча сөйләшәм” һ.б. компакт-дисклардан файдалану мөмкин.
- интерактив такта ярдәмендә дәрестә булган материалны күрсәтү генә түгел, ә яңаны да ясарга була. Бу бигрәк тә укучыларга ошый, чөнки әлеге тактада рәсем ясарга да, текстларга комментарий язарга да, диаграммалар һәм төрле графиклар сызарга да була.
-тест уздыру программалары исә укучыларны on-linе режимда эшләргә өйрәтә. Әлеге процесс барышында укучы бирелгән вакытны исәпләп тотарга, булган белемнәрен дөрес файдаланырга, уйларга һәм эзләнергә өйрәнә.
- интернет-ресурслар (рус телле балалар татар телендә текстлар тыңлый, татарча уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерә, ишетеп аңлау (аудирование) биремнәре эшли.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар тел укытучыларына ярдәмгә “бала.рф” сайты булдырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.
Дәрестә мультфильмнардан бик еш файдаланам. Бердән, рус телле балалар мультфильм геройларының татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, телне аңларга һәм өйрәнергә омтылыш ала; икенчедән, әлеге мульфильмнарның һәркайсы тәрбияви әһәмияткә дә ия.
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар тел укытучыларына ярдәмгә http://tatarschool.ru/сайты булдырылды. Әлеге сайттан мультимедиа чараларын кулланам. Темаларның күп санда булуы, төрле диалогларга корылган видеолар, грамматика һәм аудированиегә багышланган биремнәрнең күптөрлелеге – укучыларда бик зур кызыксыну уята һәм нәтиҗә бирә.
Бүгенге көндә гомуми белем алган укучылар аралашу һәм социаль мөнәсәбәтләрнең киң диапазонын хәл итү өчен кирәкле белем күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен мин балаларда функциональ грамоталылык формалаштырам.
Функциональ грамоталылык - ул кешенең тышкы мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, тиз җайлашу һәм анда эшләү сәләте. Аның нигезләре башлангыч мәктәптә салына.Анда сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләренә – язуга, укуга, сөйләшүгә һәм тыңлауга интенсив өйрәтү бара.
Функциональ грамоталылыкның 6 төре бар:
1. Математик белемлелек.
2. Финанс грамоталылыгы
3. Табигый-фәнни грамоталылык
4. Глобаль компетентлык
5. Уку грамоталылыгы
6. Креатив фикерләү
Шушы грамоталылыкларны мин үземнең дәресләремдә кулланам. Уку грамоталылыгын формалаштыру һәр дәрестә дә күзәтелә.
Укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләте үстерә. Рус төркемнәрендә уку аеруча зур урын алып тора, чөнки тел өйрәнүдә уку төп компонент булып тора. Ул сүз байлыгын киңәйтергә, контексттан таныш булмаган сүзләрне табып, аңларга, грамматик категорияләрне ныгытырга, суйләм күнекмәләрен камилләштерергә булыша.
Төрле район, шәһәр, республика күләм конкурсларда катнашып, лаеклы урыннарга ия булдык.
2019 елда Испаниянең Урта диңгез буендагы Аликанте шәһәрендә оештырылган татар лагеренда төрле Европа илләреннән (Алмания, Голландия, Испания, Бельгия) килгән татар балаларына ике ай дәвамында татар телен өйрәттем. Анда да нәкъ шушы методик темамны кулландым. Мәсәлән шул ук уен технологиясе аша. Шулай ук сәнгатьле шигырь сөйләргә, җырлар га, татар халкының аш-суларын пешерергә, бию элементларына кадәр өйрәттек балаларга. Һәрбер бала үз милләте белән горурланып үсәргә, туган телен яратырга тиештер. Һәрбер дәрес тәрбия эшләре, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә алып барылды.
Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы, даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерүче. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә: “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән кешенең генә киләчәге өметле була” — дип, яшим мин бу дөньяда.
- Ханова Зульфия Габделбаровна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев