Мин – укытучы. Укучыларымның терәге, аларның күңелен чарлый-чарлый, алардан сәнгать үрнәге ясау хокукы алган белгеч мин.
Мин – укытучы, мин мөгаллим. Бу исемне йөртүем белән горурланам мин. Күпме мәгънә, күпме җаваплылык бу сүзләрдә!
Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш бит ул. Бу төркемдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән.
Мин һәр дәрестә хезмәттәшлек мохите тудыру, эшлекле партнерларлык, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирәм.
Максатым бар. Ә максатка ирешү юлларын табу – минем вазифам. Мин эзләнәм, уйлыйм, укыйм, киңәшләшәм…
Һәм менә көтелгән нәтиҗә: минем рус телле балаларым дәресемә яратып йөриләр, уңышлары белән сөендерәләр.
Методик темам:
“Яңа технологияләр кулланып,туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” .
Максатларым:
Балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.
Белем бирү сыйфатын үстерү.