Эшчәнлекнең максаты:
- балаларны рәсемнәр буенча тулы һәм эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтү.
- үз-үзеңне танып белергә һәм кешенең йөзен төзергә өйрәтүне дәвам итү (төсле предметлар куллану).
- вак моториканы һәм тоемлап сизүне үстерү. Кеше йөзенең өлешләрен күзаллауны ныгыту.
- аларда үз сәламәтлегеңә карата кайгыртучан караш тәрбияләү.
Кулланылган материаллар һәм җиһазлар : серле сандык, гигиена предметлары, рәсемнәр, магнитофон, киселгән рәсемнәр.
Белем бирү эшчәнлегенең барышы.
Тәрбияче: - Балалар, мин бүген сезгә серле сандык әзерләдем. Бу сандыкта нәрсәләр барлыгын белү өчен табышмакларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк.
Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда пар булам. (СУ)
Һәркем авызга капса,
Яратса аны кеше
Беркайчан да сызламас,
Һәм ялтырап торыр теше (ТЕШ ЩЕТКАСЫ)
Бар кызылы, яшеле
Аңкып тора хуш исе.
Шунсы гына өркетә
Күзгә керсә өркетә. (САБЫН)
Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакъ кына,
Көн дә сыйпый битемнән
Элеп куям читеннән (СӨЛГЕ)