SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Егетләр көч сынашырга әзерләнә

IMG_4130

Казан шәһәре мәгариф идарәсе 2021 нче елның март аенда төп һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрендә иҗадилык, инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, ир-ат мөгаллимнәрнең җәмәгатьчелек алдында профессиональ абруен күтәрү, туган телебезне үстерү максатыннан «Тел сагында – ир-егетләр» дигән конкурс үткәрүне планлаштыра.
Конкурс “Татарстанда 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” на багышлана. Анда 20 ир-егет көч сынашачак.
Конкурста катнашучылар үзләренең командаларын тәкъдим итәчәкләр (визитка), капитаннар ярышы, “Теле барның – иле бар” темасына видеоролик эшләү, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган интеллектуаль уен, ирекле темага татар драма әсәрләреннән өзек сәхнәләштерү күздә тотыла.
Шул уңайдан Казан шәһәре мәгариф идарәсендә конкурста катнашучылар өчен семинар үткәрелде. Анда мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, Совет районының Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар иҗат үзәгенең милли белем һәм тәрбия бүлеге мөдире Л.М.Антонова чыгыш ясадылар.