SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Һөнәри бәйгеләргә әзерләнәбез

 Яруллиной

2020 елның 10 нчы декабрендә “Педагогның профессиональ үсеше нәтиҗәсе буларак һөнәри конкурс” темасына онлайн семинар үткәрелде. Семинар “Казан шәһәре ел укытучысы – 2021” бәйгесенә әзерлек йөзендә уздырылды. Анда конкурсның мәктәп этабында чыгыш ясаган 38 укытучы катнашты. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты һәм быелгы уку елында булачак һөнәри бәйгенең үзенчәлекләренә тукталды. Семинарда Вахитов районы инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 39 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Яруллина Альбина Наил кызы, Яңа Савин районы 13 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының “Иҗадилык һәм инновация” номинациясе җиңүчесе Шәгәраева Алина Илсур кызы, Совет районы141 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының “Эрудиция һәм ординар булмаган фикерләү” номинациясе җиңүчесе Сөнгатуллина Рузилә Фәиз кызы, Мәскәү районы 94 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының “Педагогик осталык” номинациясе җиңүчесе Нургалиева Гөлсинә Мидхәт кызы конкурсның төрле этапларына әзерлек турында сөйләделәр. Алар интернет-ресурслар, дәрес, дәрестән тыш чара, мастер-класс, проект, ачык лекцияләрне үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, тыңлаучыларга күп төрле киңәшләрен бирделәр.