SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укытучының һөнәри осталыгын күтәрү алымнары

IMG_0841

Казан шәһәре Идел буе районының "6 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль учреждениесендә “Мәгарифне яңарту шартларында туган тел һәм әдәбияты укытучысының профессиональ компетентлылыгы“ дигән темага семинар үткәрелде. Семинарга туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучылары чакырылды.
Гимназия директоры О.Н.Баклашова педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм төрле проектлар аша укучылар эшчәнлеген оештыру, педагогик кадрларның һөнәри осталыгын камилләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназиядә рус телле укучыларны татар теленә В.Н.Мещерякова системасына һәм сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү, “Сәлам” укыту-методик комплектларын гамәлгә кертү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Бу өлкәдә тьюторлар да әзерләнә. Алар яңа педагогик технологияләрне башка мәктәп мөгаллимнәренә өйрәтүдә зур тырышлык куеп эшлиләр. Гимназиянең эш тәҗрибәсен Казан мәктәпләренең педагоглары гына түгел, ә республиканың башка районнарыннан да килеп өйрәнәләр.
Директорның уку-укыту, милли мәсьәләләр буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Гарипова “Дәресләрдә уен технологияләрен куллану һәм уен эшчәнлеген оештыру” дигән темага мастер-класс күрсәтте. Ул дәресләрдә уен технологияләрен кулланып эшләүнең нәтиҗәле булуын ассызыклады, балаларның дәресләргә теләп йөрүләрен, татар телен яратып өйрәнүләрен билгеләп үтте.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.З.Бикмөхәммәтова, Г.Г.Хөснетдинова, Э.Х.Гыйльманова, 41 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслекләр авторы Н.В.Максимов үткәргән дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин булды. Семинарда катнашучылар балаларның дәресләрдә актив эшләүләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларын, сөйләм телләренең камилләшә баруын, укучыларның бер-берсенә теләп ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар дәресләрнең югары методик дәрәҗәдә узуын ассызыкладылар.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Н.Низамиева тарафыннан әзерләнгән “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дигән дәрестән тыш чара да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Мәктәп педагоглары Г.Р.Гарипова, Л.Н.Низамиева, З.Н.Латыпова “Манзара” театр студиясе режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты З.Н.Вәлиева җитәкчелегендә әзерләнеп, укучылар тарафыннан куелган Г.Камалның “Банкрот” спектаклен семинарга килүчеләр яратып карадылар. Спектакльдә катнашкан укучыларның саф әдәби телдә сөйләшүләре, образларны оста итеп ача белүләре сокландыру тудырды. Телгә булган мәхәббәт дәрестә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да дәвам иттерелә икән.
Шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “Һөнәри компетенцияләр-осталыкның нигезе” дигән темага чыгыш ясады.
Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, алар өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.