SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тел сагында - ир-егетләр

IMG_0130

2020 нче елның 18 нче февралендә Казан шәһәре Совет районының 171 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тел сагында - ир-егетләр” педагогик уен –конкурсы үткәрелде. Анда Казан шәһәре һәр берләштерелгән районының ир-егетләреннән торган 4 җыелма команда катнашты.Педагогик уен шәһәребездә үз эшчәнлеген алып бара торган гомуми белем оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, ир-ат мөгаллимнәренең җәмәгатьчелек алдында профессиональ абруен күтәрү максаты белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды. Педагогик уен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.Уенның беренче этабында һәр команда үзе турында презентация тәкъдим итте. Икенче этапта исә “Теле барның - иле бар” темасына 3 минутлык видеоролик күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре тормышы һәм иҗаты буенча команда капитаннары өчен блиц-турнир уздырылды. Интеллектуаль этапта командалар ТАССР ның 100 еллыгына багышланган сорау-биремнәргә җавап бирделәр. Соңгы этапта командалар Бөек Ватан сугышы чоры язучыларының әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр команда башта әсәрне тамашачыларга тәкъдим итте.Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм шәрыкъны өйрәнү югары мәктәбе, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләреннән торган мәртәбе жюри Гран-прине Совет районы командасына бирде. 1 нче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының берләштерелгән командасы лаек булды. 2 нче урынны Вахитов һәм Идел буе районының берләштерелгән командасы алды. 3 урын Киров һәм Мәскәү районнарының берләштерелгән командасына бирелде. Ярышны Совет районы Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең милли белем һәм тәрбия бүлеге мөдире Антонова Л.М., әлеге оешманың өстәмә белем бирү педагогы Гәрәев З.И. һәм “Лазер” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Гаязов Н.Р. алып барды. Уен концерт программасы белән үрелеп барылды.
Уенда җиңүчеләргә һәм призерларга Казан шәһәре мәгариф идарәсе дипломнары, иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.
Уенны уңышлы үткәрү өчен 171 нче урта мәктәптә барлык шартлар да тудырылган иде.