
Эш тәҗрибәм.
Эш тәҗрибәсеннән.
Мин – Казан шәһәре Совет районының 8нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөкминова Әлфия Дамир кызы. Эш тәҗрибәмне уртаклашу темасы: “Туган телне укытуда квест-дәрес технологиясен куллану аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыру”.
Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.
Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати-компьютер, коммуникатив, иҗади үсеш, уен, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланам. Дәресләрем кызыклы үтсен өчен барлык тырышлыгымны куям.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә һәм алган белемнәрне куллануны таләп итә, укучыларны билгеле бер ситуацияләргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган уку-укыту формаларын һәм методларын сайларга кирәк. Шуңа күрә дә фән белән кызыксынуны үстерү максатыннан, үземә “Туган телне укытуда квест-дәрес технологиясен куллану аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыру” дигән тема алдым. Максатым – заманга лаеклы, конкуренциягә сәләтле, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау-сәламәт шәхес тәрбияләү. Девизым – “Укучыларыма бар йөрәк җылымны биреп, үз эшемнең остасы булу”.
Бу теманы очраклы гына сайламадым. Мин 5-7, 9 нчы сыйныфларда эшлим: туган татар телен, туган рус телен, татар телен дәүләт теле буларак укытам. Татар теле hәм әдәбиятын укытуда иң төп проблема – ул балада тел өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, мотив булдыру. Укытучыларның күпчелеге бүген бер үк төрле проблемалар белән очраша: укучыларда сөйләм, иҗади фикерләү һәм грамоталы язу күнекмәләре үсеш алмаган, күпләрнең танып-белү эшчәнлеге һәм гомумән уку мотивациясе түбән. Шуңа күрә дә бу проблемаларны бик актуаль дип саныйм.
Укытучы булып 20 еллап эшлим, үз эшемне яратам. Мәктәптә укучылар олы тормышка әзерләнә дип саныйм, минем өчен иң мөһиме – уку-укыту процессында һәр бала өчен мөмкин булган барлык шартларны да булдыру.
Укыту процессын ничек аңлаешлы һәм кызыклы итәргә, ничек һәр балага үзен уңышка ирешкән итеп тою мөмкинлеген бирергә соң?
Л.С. Выготский фикеренчә, “Баланы нинди дә булса эшчәнлеккә тартканчы, кызыксындыр. Ә теләсә нинди эш төре (шөгыль) белән кызыксыну бала бу эшчәнлеккә әзер һәм кирәкле бөтен көче шуңа юнәлтелгән булганда гына нәтиҗәле була. Бу очракта укучы үзе эшли, укытучыга аның эшчәнлеген кирәкле юлга юнәлтәсе генә кала”. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.
Туган тел дәресләренең иң мөһим бурычлары: укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү; укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
Бу мәсьәләне хәл итү юлы – квест технологиясен куллану.
Квестлар технологиясе хәзерге заманда бик кирәкле, мәгариф системасында укыту һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итү өчен кулланыла.
Нәрсә соң ул квест?
Квест (ингл. quest-эзләү, маҗаралар) – инглиз теленнән “эзләү” дип тәрҗемә иткәндә, ул кызыклы маҗаралы сюжеттан торган командалы уен, анда һәр катнашучы билгеле бер роль башкара һәм әлеге роль өчен билгеләнгән бурычларны үти. «Квест» термины белем бирү технологиясе буларак беренче тапкыр 1995 елның җәендә Сан-Диего университетының белем бирү технологияләре профессоры Додж Берни тарафыннан тәкъдим ителә. Белем бирү процессында квест – рольле уен элементларын үз эченә алган, мәгълүмат ресурслары, шул исәптән Интернет та кулланып чишә торган проблемалы бирем. Гади генә итеп әйткәндә, бу уенда һәрвакыт эзләргә кирәк булган сорау яки бирем бирелә. Шуларны үтәп кенә алга барырга һәм финишка җитәргә була. Иң мөһиме, ул бер темага багышланган, бер максатка юнәлтелгән булырга тиеш.
Белем бирү квестының төзелеше:
1. Кереш (сюжет языла, рольләр бүленә).
2. Биремнәр (этаплар, сораулар, рольле биремнәр).
3. Башкару тәртибе (бонуслар, штрафлар).
4. Бәяләү (нәтиҗә, призлар).
Квест әзерләүче педагогка квестның максатлары һәм бурычларын, максатчан аудитория һәм катнашучылар санын, ресурслар, квестның сюжетын һәм формасын, ярдәмчеләр, оештыручылар санын, датасын, катнашучыларны ничек җәлеп итәргә икәнлеген билгеләргә, сценарий язарга кирәк.
Шулай итеп, интерактив технологиянең бер төре буларак, белем бирү квесты һәр баланың актив танып-белү процессына тартылуы (мәктәп укучыларының шәхси һәм төркем эшчәнлеген оештыру, нинди дә булса тема буенча мөстәкыйль эшли белү сәләтләрен һәм күнекмәләрен ачыклау); укучыларның фән, иҗади сәләтләрен үстерү; тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү, мәгълүмат белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру, күзаллауларын, эрудициясен, мотивацияләрен киңәйтү; биремнәрне үтәү, мәдәни традицияләргә, тарихка, туган якны өйрәнүгә хөрмәт тәрбияләү, биремнәрне үтәүгә шәхси җаваплылык тәрбияләү, сәламәтлек саклау кебек бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Белем бирү квесты – белем бирү һәм күңел ачу программаларының өр-яңа формасы, аның ярдәмендә балалар тулысынча вакыйгаларга чумалар, уңай эмоцияләр алалар һәм актив рәвештә эшчәнлеккә керешәләр, чөнки яхшы уеннан да мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин? Җанлы квест һәр катнашучыга үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтергә генә мөмкинлек бирми, уенчылар арасында коммуникацион элемтәләрне үстерүгә дә ярдәм итә, бу аралашуны стимуллаштыра һәм уйнаучыларны туплауның яхшы ысулы булып хезмәт итә. Квестларда ярыш элементы, шулай ук көтелмәгән нәтиҗә (көтелмәгән очрашу, серлелек, атмосфера, декорация) бар. Алар аналитик сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, фантазияне һәм иҗатны үстерә, чөнки катнашучылар җанлы квестларны уен барышында тулыландыра алалар. Квест куллану укытуның традицион формаларыннан китәргә мөмкинлек бирә.
Квест технологиясенең элементларын дәресләрдә еш кына кулланырга була.
Квест-дәрес – проблемалы укыту технологиясен кулланып, уен формасында үткәрелә торган дәрес.
Мондый типтагы дәресләр түбәндәге принциплар белән төзелә:
1. Проблема куелышы. Укучының гаҗәпләндерерлек кызыксындырсаң, материалны үзләштерү нәтиҗәлерәк була.
2. Күңел ачу характерында. Белем алу канәгатьләнү хисе бирергә тиеш.
3. Тормыш белән балаларның теләкләре арасында бәйләнеш булуы. Белемнәрне үзләштерү укучыларның активлыгыннан һәм кызыксынуларыннан тора.
4. Сюжет, биремнәр, кагыйдәләр һәм җиңү критерийлары.
Һәрбер квестның максаты биремнәрне бер эзлеклелек белән үтәү, билгелә кагыйдәләргә нигезләнеп максатка ирешү.
Шулай итеп, квестлар аналитик сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә. Квест-дәресләрнең өстенлеге – укытуның актив методларын куллану. Квест-дәрестә төркемнәрдә эш тә, индивидуаль эш тә булырга мөмкин.
Мин туган тел дәресләрен квест элементлары белән җанландырып җибәрәм. Балаларга бик ошый, алар кызыксына, яңа белемнәргә омтыла. “Сорау-җавап” формасыннан баш тарттык. Балалар алдына төрле мәсьәләләр куеп, аларны тормыш ситуацияләренә әверелдерәм, укучылар рәхәтләнеп чишә. Укучыларга белем алу, аларда кешеләр белән аралашучанлык һәм мөстәкыйльлелек тәрбияләү өчен бөтен шартларны тудырам. Нәтиҗәдә, укучыларым дәресләрдә үзләренең сәләтләреннән чыгып эш итәләр, уку барышында бирелгән мәсәләләрне чишә белү сәләтләрен тикшерәләр. Бу технология укучылардан үз фикерләрен әйтә белүләрен сорый, ул фикерне дәлилләүләрен һәм нигезләнүләрен таләп итә. Минем дәрестә сөйләмем укучыларныкына караганда аз. Укучыларым, минем ярдәмем белән, проблемалы сорауларга җавап биреп, үзләренә яңа белемнәр туплыйлар. Мин аларны дөрес фикергә килергә этәрәм, шунлыктан укучы үзе эзләп тапкан материалны озакка һәм яхшырак истә калдыра.
Дәрес-квестны яңа мәгълүмати технология буларак куллану укыту процессын камилләштерергә, аның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттырырга, баланы мәгълүмати җәмгыять шартларында уңайлы тормышка әзерләү, оптималь карар кабул итә белү яки катлаулы ситуациядә хәл итү вариантларын тәкъдим итү, эксперименталь-тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыру, мәгълүмати культураны формалаштыру, мәгълүматны эшкәртә белү кебек педагогик максатларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Дәресләрем өчен мин бу технологиянең иң нәтиҗәле алымнарын, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсен, уку материалының эчтәлеген һәм үз мөмкинлекләремне дә исәпкә алып сайлыйм. Бу миңа белем алуны кирәкле һәм файдалы гына түгел, ә кызыклы процесска әверелдерергә мөмкинлек бирә.
Методик темам кысаларында эш тәҗрибәмне төрле мәйданнарда уртаклашам: конференцияләр, семинарлар, конкурслар, газета-журналлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет челтәрендә.
Хезмәттәшләрем белән уртаклашырлык эш тәҗрибәм шактый җыелган. Интернет челтәрендә шәхси мини-сайтымны булдырып, анда шактый гына материал урнаштырдым (https://nsportal.ru/mukminova-alfiya-damirovna).
Эшләнгән эшләремнең, куелган көчләремнең нәтиҗәләре дә бар. Укучыларым район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда призерлар.
“Тукай безнең күңелләрдә” республикакүләм иҗади конкурсында, Туфан Миңнуллин исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясендә, «Яшьләр фәнни эзләнүдә” республика фәнни-гамәли конференциясендә, район туры олимпиадасында җиңүче һәм призлы урыннар яулаган укучыларым бар. Укучыларыма үрнәк булыр өчен үзем дә төрле чараларда, бәйгеләрдә актив катнашам.
Яңача эшләргә омтылу – уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу системаның теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында мәкаләләр укырга, хезмәтләр белән танышырга тиеш. Заманнан артка калмас өчен белем күтәрү курсларына, семинарларга йөрим, фәнни әдәбиятны өйрәнәм, һөнәри конкурсларда катнашам, хезмәттәшләрем белән аралашам – болар барысы да педагогик осталыкны үстерүгә булышлык итә. Атаклы педагог К.Д.Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел, чөнки үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
тәҗрибәм.docx | 37.87 кб |
- Мукминова Альфия Дамировна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Комментарии
Әлфия апаны бик итәгатьле, үз эшен яратып, чын күңелдән башкаручы укытучы буларак беләм! Аның укучылары бәхетле, чөнки Әлфия апа кебек укытучылар укучыларга гына түгел, яшь укытучылар өчен дә остаз булып тора!
Педагогик эшчәнлегемә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт Сезгә, Эльвина Рифатовна!
Альфия Мукминова
Рәхмәт, Чулпан Хәнифовна!Барыбызга да уңышлар юлдаш булсын!Сайтыма рәхим итегез!
Альфия Мукминова
Әлфия Дамир кызы - үз һөнәрен яратучы укытучы. Эшегездә куллана торган технологияләр белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да эшегезне дәвам итегез. Уңышлар телим!