KANIKULY SMI.KAZANOBR.RU

Эссе "Киләчәк укытучысы"

jpg

Эссе
Киләчәк укытучысы
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Укытучы... Галим дә, ташчы да, иген игүче дә бу олуг исем алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы әлеге фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә салына.
Укытучы! Нинди бөек яңгырашлы сүз бу! Мәктәп укытучысы иң изге, халык тарафыннан иң ихтирам ителә торган һөнәрләрнең берсе.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел.
Ә чын укытучы нинди булырга тиеш соң? Ул үз белемен, тәҗрибәсен укучыларга җиткерергә, аларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итәргә тиеш. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә шулай ук хаклык бар.
Хәзер яңа заман укытучысына югары таләпләр куела. Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Һәрбер мөгаллимнең максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Яңа заман укытучысы – кайгыртучан кеше. Ул үз фәнен яхшы белә, яңа заман технологияләре белән бергә атлый...
Ә киләчәк укытучысына килгәндә... Киләчәк укытучысы кем соң ул?
Киләчәк укытучысы – ул үз белемнәрен укучыларга тапшырырга, бу белемнәрнең дөрес үзләштерелүен вакытында тикшереп торырга тиеш. Моннан тыш, балаларга кызык түгел кебек тоелган фәннән дә мавыктыргыч, гадәти булмаган нәрсә эшләргә сәләтле кеше. Киләчәк укытучысы яныннан укучыларның бер дә китәсе килми, мәктәпне тәмамлагач та, алар кабат-кабат аның янына киңәш сорап киләләр. Димәк, ул укучылар өчен тугры дус та.
Киләчәк укытучысы ул, беренче чиратта, үз укучысының ихтыяҗын күрә белүче һәм һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүче. Бу сыйфатлар киләчәк укытучысында сакланырга тиеш.
Киләчәк нәрсә таләп итә соң? Минемчә, киләчәк укытучысы мобиль булырга тиеш, чөнки көннән-көн мәгълүмат күбәя, тиз генә җавап таләп ителә торган мәсьәләләр арта бара. Нәкъ менә шуңа күрә укытучы тормышта яхшы ориентлаша белергә тиеш, чөнки укытучы – ул үрнәк, ул үз фәненә генә түгел, тормыш юлына, тормыш позициясенә дә, яхшылыкка да өйрәтә. «Киләчәк укытучысы заман белән бергә атларга түгел, ә бер адым алга барырга тиеш», - дип әйтер идем. Мөгаен, бу аның төп үзенчәлегедер.
Киләчәк укытучысы иң заманча гаджетлардан дөрес файдалана белергә тиеш. Чөнки мәктәпләрдә елдан-ел күбрәк техника кулланыла. Мәгълүматлаштыру процессы бара. Укытучы теге яки бу гаджетларны куллана гына түгел, ә яңа версияләрне дә үзләштерергә сәләтле булырга тиеш. Заманча техниканы куллану укытучының эшен җиңеләйтә һәм дәресне төрлеләндерә.
“Укытучы гадел икән, һәрвакыт игътибарлы укучы булырга тиеш", – дип саный М.Горький. Бу сыйфат киләчәк укытучысына да турыдан-туры кагыла. Чөнки дөньяыбызның һәм җәмгыятьнең үсеше шулай тиз ки, ул барлык вакыйгалардан хәбәрдар булып, үзен һәм белемнәрен даими камилләштерүдән башка кала алмый. Һәр укучыны үз фәне белән кызыксындыру, һәркемнең күңеленә “ачкыч” табу мөһим бурыч булачак. Ә бу укытучыдан фәнгә тирән белем һәм мәхәббәт таләп итә. Күпчелек укучылар телевизор карый, кәрәзле телефоннардан, компьютерлардан, интернеттан файдалана, аларга бүген мәгълүмат табу кыен түгел. Димәк, киләчәк укытучысының белем дәрәҗәсенә тагын да югары таләпләр куела. Безнең заманда укытучының төп бурычы – укыту гына түгел, ә укырга өйрәтү, ягъни мәгълүмат алу, анализлау һәм аны грамоталы куллану юлын күрсәтү. Укытучы үзенең дәресләренә яхшы итеп әзерләнеп килергә тиеш. Олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк: “Укытучы һәрвакыт үзе укытачак дәресләрне иң элек өендә рәткә – тәртипкә салып, хәтта иң җиңел саналган дәресләргә дә зур җаваплылык белән әзерләнеп, укучыларны шуның нигезендә укытырга тиеш. Болай әйбәт әзерләнмәгән укытучы – дәрес вакытында үзенең укучылары алдында хур булачак. Өендә ныгытып әзерләнеп килгән дәресләрен укытучы аңлаешлы итеп, бөтен көчен – тырышлыгын куеп, үткен тел белән, чиста итеп, фикерләрен һәм сүзләрен кабатламыйча сөйләргә тиеш. Укытучы кеше һәр дәресеннән бер тәҗрибә алып, үз җитешсезлеген бетерергә, камилләшергә тиеш. Тәҗрибә нәтиҗәсендә укучыларның белем үзләштерү дәрәҗәләрен, укучылар арасындагы аермаларны белү һәм аларга тиешле чараларны күрү, әлбәттә, укытучының вазифасы. Әгәр укытучының укучыларына биргән гыйлеменә караганда, тәрбия мәсьәләсендәге файдасы азрак булса, ул укытучы – бик камил укытучы була алмый...” Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Бу таләпләр кичәге укытучыга да, бүгенгесенә дә, киләчәкнекенә дә кагыла.
Киләчәк укытучысы алдагы буыннар тәҗрибәсенә таянырга тиеш, дип әйтәсем килә. Буыннар тәҗрибәсенә таянып, яңа методикалар һәм алымнар өстендә эшли. Димәк, киләчәк тулысынча безнең үткәнебезгә бәйле. Үткәннәрдән башка бернинди киләчәк тә юк. Шуңа күрә, без илебезнең киләчәген кайгыртып, укучыларның белемнәрен арттыруның, киләчәк дөньяны лаеклы тәрбияләүнең кадерен белергә тиеш. Илебез һәм киләчәк буыныбызның тынычлыгы һәм чәчәк атуы бездән тора бит. Барысы да безнең кулда!
Ә үземә килгәндә...
Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати-компьютер, коммуникатив, иҗади үсеш, уен, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланам. Шуңа күрә дә мин шәхес үстерүгә, укыту-тәрбия процессында укытучы һәм укучының хезмәттәшлегенә зур игътибар бирергә тырышам, һәрдаим иҗади эзләнәм. Үземнең белемемне арттыру өстендә эшлим, чөнки укытучы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта, алай гына да түгел, ә бер адым алда барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Шуңа күрә дә мин гел эзләнү юлында, чөнки үзенең җылысы, ышанычы һәм таланты белән иҗат итүче укытучы гына укучыларны мавыктыра, телебезгә карата кызыксыну, мәхәббәт хисләре тәрбияли ала. Ирешелгәннәр белән генә канәгать булып яшәү кешенең алга таба үсешен туктата, ә укытучының бер урында таптанып торырга, ярты юлда туктап калырга хакы юк. Атаклы педагог К.Д.Ушинский әйткәнчә: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”.
Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр белән кызыксындым һәм хыялымда үземне укытучы итеп күз алдына китерә торган идем. Мәктәптә иң яратып укыган фәннәрем – татар теле һәм әдәбияты, тарих, математика булды. Иң яраткан шөгылем – татар теленнән зур күләмле иншалар язу, татар әдәбияты классикларының шигырьләрен яттан өйрәнү иде. Укытучым Җәүһәрия Абдул кызы миндә туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Ул минем киләчәгемне татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күрде.
Мәктәпне тәмамлавыма да инде күп еллар үтте. Әле кайчан гына әниемнең йомшак кулларыннан җитәкләп, мәктәп бусагасыннан атлап кергән идем. Менә чыгарылыш кичәсе... Минем күңелемдә, әле кичә генә булгандай, “Саубуллашу вальсы” (М.Имашев көе, С.Сөләйманова сүзләре) яңгырый.
Ак алъяпкычларда ак канат
Күңел оча гүя акчарлак....
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә
Күңел оча ерак җирләргә.
Алда юллар — кайсын сайларга,
Юллар чакыра әллә кайларга,
—Океаннар айкарга,
Очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга.
Шушы җыр белән мин зур тормыш дәрьясының ишекләрен ачып кердем. Алда торган юлны дөрес сайладым дип уйлыйм. Алабуга дәүләт педагогия институты минем өчен ишекләрен ачып куйды.
Мин – укытучы!
Мин үземне чын укытучы буларак Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясендә формалаштым дип уйлыйм. Үземнең остазым дип Гөлсирин Халит кызын саныйм. Аның кебек үземнең укучыларыма татар халкын, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яратырга, татар теленә, туган якка хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләргә тырышам.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Укучыларны татар телендә бер-берсен аңларга, бер-берсе белән аралашырга өйрәтү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, критик фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт һәм хөрмәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне үземнең төп максатым итеп куйдым. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.
Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар иҗаты белән таныштырам, аларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга, яттан сөйләргә өйрәтәм, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирәм. Рус телендә аралашучы укучыларга татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдаланам. Эшлекле уен дәресләре, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый. Мондый эшләр укучыны белем алырга дәртләндерә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.
Мин укыткан балалар балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, киләчәктә ни генә булмасын, нинди генә яңалыклар кермәсен, һәрвакытта да үз һөнәренең остасы булган укытучы булырга кирәк. Киләчәккә йөз тотып, үткәннәрне онытмыйча, бүгенгесен дә күз уңыннан ычкындырмыйча, заманадан калышмыйча, эшләргә – иҗат итәргә кирәк. Барысы да үзебезнең кулда!

Прикрепленный файлРазмер
Киләчәк укытучысы.docx27.97 кб

Комментарии

Сезнең эш тәҗрибәгез бик бай, кызыклы дип саныйм. Киләчәктә дә сезгә унышлар теләп калам!

гульгена

Эшчәнлегемә бәя бирүегез өчен рәхмәт Сезгә!

Альфия Мукминова

Мин яшь укытучы һәрвакыт Әлфия Дамировна кебек укытучылрдан үрнәк алып эшлим. Әлфия Дамировнага да киләчәк эшендә уңышлар гына теләп калам!

Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт Сезгә, Эльвина Рифатовна! Сайтыма рәхим итегез.

Альфия Мукминова