SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Һөнәри компетенцияләрне камилләштерү

IMG_6580

Совет районы 8 нче гимназия-мәгариф үзәге базасында укытучыларда мәгълүмати - коммуникатив компетенцияләрне формалаштыруга багышланган шәһәр семинары үткәрелде. Аның эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе, мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре, “Сәлам” укыту-методик комплекты белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.«Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының бердәм мәгълүмати-методик кырын булдыру» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Совет районы методик берләшмәсе җитәкчесе, 8 нче гимназия-мәгариф үзәге директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары А.И.Ваганова, «Белем бирүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү чарасы буларак, мәктәп методик берләшмәсенең эшен системалаштыру» темасына шул ук гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Г.Ф. Геловани чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар бу юнәлештәге уңай тәҗрибә белән уртаклаштылар, эш системасын күрсәтә алдылар, компьютер технологияләрен куллануның файдалы һәм нәтиҗәле булуын ассызыкладылар. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру юнәлештәге эшчәнлек белән директор урынбасарлары А.И.Ваганова, Г.М.Шәрәфиева таныштырды. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Д.Мөкминова семинарда катнашучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекнең бер формасы буларак квест-уен үткәрде.
“Сәлам” укыту-методик комплектының соавторлары 180 нче күп профильле полилингваль гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Бәхтиев, 33 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.И.Карпухина 5-6 нчы сыйныфлары өчен чыгарылган укыту-методик комплектның эчтәлеген, эш алымнарын бәян иттеләр. 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р.Гарипова, 33 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Х.Х.Хөснетдинова коммуникатив күнекмәләрне үстерү чарасы буларак татар теле дәресләрендә дидактик уеннар, яңа лексика кертүнең заманча ысуллары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре педагогика фәннәре кандидаты, доцент З.И.Җамалетдинова, шул ук институтның доценты, филология фәннәре кандидаты Л.Г. Гыйләҗева, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин семинарда катнашучылар өчен консалтинг уздырдылар. Семинар эшлекле шартларда, нәтиҗәле үтте.