SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Камиллекнең чиге юк

IMG_6082

Совет районының “ Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе” базасында “Укучыларның яшь узенчәлекләрен исәпкә алып, туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә аралашу осталыгы компетенцияләрен формалаштыру” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Мәктәп директоры Салахова Э.М. федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәптә балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Мәктәп икенче генә елын эшләсә дә, укыту-тәрбия өлкәсендә шактый уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте.
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Хатыпова Р.Г., Шиһапова Г.Р. туган тел һәм әдәбият дәресләрендә аралашу, лингвистик, тел компетенциясен булдыру һәм үстерүгә юнәлтелгән алымнар, педагогик техникалар, педагогларның һөнәри осталыкларын камилләштерү юллары турында сөйләделәр.
Мәктәпнең башлангыч сыйныф һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хафизова И.М., Әгъзамова А.Х., Әхмәтова Г.Ә., Җиһангирова А.Х., 1,3,6 нчы сыйныфларда ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар бу дәресләрдә укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру, укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерүнең төрле ысулларын, алымнарын күрделәр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды.
Укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү дәрестән тыш эшчәнлектә дә дәвам итә икән. Укытучылар Хафизова И.М., Әхмәтова Г.Ә., Җиһангирова А.Х. җитәкчелегендә укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән “Туган телем – иркә гөлем” чарасы моңа мисал булып тора.
Семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл уздырылды. Анда Идел буе районы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г.Хөснетдинова сөйләм калыпларына нигезләп, татар телен һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чыгыш укытучы үткәргән видеодәрес фрагменты белән баетылды.
Түгәрәк өстәлдә дәреслекләр авторы, доцент, филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Алар федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, белем оешмасының төп белем бирү программаларын, татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларын төзү мәсьәләләренә тукталдылар, дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында универсаль уку гамәлләрен формалаштыру юлларын бәян иттеләр, укытучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар.