SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү

IMG_5765

Яңа Савин районының “38 нче урта гомуми белем мәктәбе” базасында “Татар теле дәресләрендә предмет нәтиҗәләренә ирешү юллары” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Мәктәп директоры Э.В.Сафиуллина федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында дәүләт телләрен укытуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп укучыларына телләрне укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучыларының эшчәнлекләре турында сөйләде. Телләр өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләүдә педагогларның, мәктәп администрациясенең зур роль уйнавын ассызыклады.
Директорның милли мәгариф буенча урынбасары Г.И. Хәкимова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш системасын бәян итте. Мәктәп укучыларының күпчелеге укучылар туган тел буларак татар телен сайлауларын, татар теле дәресләренә теләп йөрүләрен ассызыклады. Бу юнәлештә мәктәптә ата-аналар өчен күп төрле чаралар узуын билгеләп үтте.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Г. Хөсәенова, А.Р.Касыймова, Г.Р.Гыймадиева, Ә.Г. Хисмәтова дүртенче, бишенче, җиденче сыйныфларда төрле педагогик технологияләр кулланып, дәрес үрнәкләре күрсәттеләр. Дәрестә предмет нәтиҗәләренә ирешү алымнары ачык чагылыш тапкан иде. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Яр Чаллы менеджмент академиясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” укыту-методик комплекслары белән эшләү үзенчәлекләре, дәреснең структурасы, универсаль уку гамәлләре, дәрестә предмет нәтиҗәләренә ирешү юллары турында чыгыш ясады.
Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, татар телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин сөйләде. Федераль дәүләт белем стандартларына кертелгән үзгәрешләр, мәктәпнең белем бирү программасы, эш программалары, укыту планнарын формалаштыру, дәреслек, уку әсбабын куллану мәсьәләләренә тукталды, консалтинг уздырды.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты район татар теле укытучыларының эш тәҗрибәсе белән таныштырды.