SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телләрдә тикшеренү укулары

IMG_5353

“2014-2022 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел һәм әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту, укытучыларның тикшеренү компетенцияләрен, һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары, педагоглары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә VI төбәкара фәнни-гамәли укулар һәм педагоглар өчен конференция үткәрелде. Ул быел Совет районы 180 нче күп профильле полилингваль гимназия базасында уздырылды.
Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордва республикаларыннан, Мәскәү, Ярославль, Ульяновск, Оренбург, Астрахань, Сверловск, Самара өлкәләре мәктәпләре укучылары, педагоглары катнашты.
Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мокша, эрзя телләрендә якладылар.
Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, күрше республикаларның фәнни оешмалары галимнәре, укытучылар, хакимият органнары, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде.
Конференциядә 280 нән артык укучы һәм укытучы катнашты. Укучыларның 28 е төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Конференциядә Казан мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар. Яңа Савин районы 155 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Мадеев Тимур, Совет районы 181 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нургалиева Җәмилә, шул ук районның 180 нче полилингваль гимназия укучылары Насыйбуллина Ралина (9 нчы сыйныф), Бәхтиева Камилә (10 нчы сыйныф), Идел буе районы 21 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Ильина Софья, Идел буе районы 19 нчы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Стрельник Полина, 82 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Гулмурадов Сәлим төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
Конференциянең төп этабына үткән барлык катнашучыларга диплом тапшырылды. Жиңүче урыннарга лаек булган укучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларның иң яхшы эшләре җыентыкка кертелде, ул конференциядә катнашучыларга таратылды.
Конференциядә Казан мәктәпләре укытучылары мастер-класслар үткәрделәр.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Е.П.Ефимов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М.Әхмәтҗанова, министрлыкның башка рәсми кешеләре катнашты.