SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Педагогик конкурс - һөнәри осталыкның бер чарасы

IMG_4735

Казан шәһәре Яңа Савин районының 155 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү аспектының бер төре – педагогик бәйге” темасына шәһәр семинары булды. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты, бу семинарның даими эшли торган булуын ассызыклады, беренче семинарда каралган мәсьәләләргә тукталды, максат һәм бурычларны җиткерде. “Ел укытучысы” конкурсында катнашучылар бәйге барышында берничә бирем үтәргә тиеш булуларын искәртте: дәрес, дәрестән тыш чара, мастер-класс, белем проекты, методик портфолио, эссе язу. Ул бүгенге семинарда дәрес, дәрестән тыш чара, мастер-класслар күрсәтү планлаштырылган булуын әйтте.
Директор Н.Р. Фазылов инновацион эшчәнлекне оештыру буенча гимназиянең стажировка мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Педагогик коллективның бу юнәлештә башкарган эшләренә тукталды, гимназиядә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.Р.Нәҗипова укыту–тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназиядә ТРИЗ технологиясен гамәлгә кую буенча зур эш башкарыла һәм бу эш системага салынган. Укытучылар өчен махсус уку оештырылган, семинарлар үткәрү практикага кергән, тьюторлар әзерләнгән. Р.Р.Нәҗипова бу технология буенча “Уңышка ирешү юллары” темасына мастер-класс күрсәтте. Шулай ук әлеге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының 1 нче дәрәҗә дипломанты Г.С.Нәҗипова, Совет районы 175 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының 3 нче дәрәҗә дипломанты Г.М.Әхтәмованың “ТРИЗ технологиясе нигезендә заманча дәрес”, “Әдәбият дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү” темаларына тәкъдим ителгән мастер-классларын да укытучылар җылы кабул иттеләр.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.С.Нәҗипова ТРИЗ технологиясенә нигезләнеп, 6 нчы сыйныфта татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә белем бирү, аңлау, куллану, анализ, синтез, бәяләү дәрәҗәләрен күрергә мөмкин иде. Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, укучыларның эшчәнлеге оештырылды. Укучылар дәреслардә актив катнашалар, үз фикерләрен дәлилли, иптәшләренең һәм үзләренең эшчәнлеген бәяли, биремнәрне яңа ситуациядә куллана алулары күренде.
Идел буе районы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы лауреаты Л.Н. Низамиева “Театр яктылыкка, нурга илтә!” темасына дәрестән тыш чара, Авиатөзелеш районы 14 нче гимназиянең директор урынбасары, “Ел укытучысы” шәһәр конкурсы лауреаты З.Р.Әбелханова “Елга аръягы остазлык мәктәбе” темасына белем проектын тәкъдим иттеләр. Семинарда катнашучылар әлеге чараларны югары бәяләделәр.
Гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлеккә тартылган укучылары килгән кунакларга гомуми интеллектуаль, мәдәни юнәлешләрдә алган осталыкларын, күнекмәләрен уңышлы гына күрсәтә алдылар (җитәкчеләре: Борһанова Ә.И, укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Тухфатуллова Х.Х., югары кв.категорияле өстәмә белем бирү педагогы, Ярхамова Ф.Ф., югары кв.категорияле музыка укытучысы, Хәсәнова А.Г, югары кв. категорияле өстәмә белем бирү педагогы).
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәҗипова Р.Р. ның, педагогларның, администрациянең зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.