SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру

DSC08970

Татар әдәбияты тарихы музеенда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы уздырылды. Ул “Дәрестән тыш эшчәнлек: оештыру, эчтәлек, программалар, үткәрү формалары” дигән темага багышланды.
Утырышка килүчеләрне Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының беренче урынбасары Светлана Юрьевна Измайлова сәламләде һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда музейларның мөмкинчелекләре турында сөйләде, музей эшчәнлеге аша балаларда милли үзаңны үстерү, тәрбияләү турында фикерләре һәм тәҗрибәсе белән бүлеште. Бу эшкә Казан шәһәрендә урнашкан барлык музейларны да җәлеп итәргә мөмкин булуын искәртте.
Музей директоры Луиза Николаевна Шарова (Луиза Янсуар) Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) эшчәнлеге белән таныштырды, интерактив программаларын, проектларын тәкъдир итте. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барылды. Анда музейда гамәлгә куела торган проектлар яктыртылды. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән бу проектлар мавыктыргыч, метапредмет, шәхескә юнәлтелгән компетенцияләрне формалаштыруда зур роль уйныйлар. “Монда китаплар яши....” проекты кысаларында республиканың күренекле артистлары, язучылары катнашында мавыктыргыч әдәбият дәресләре, әдәби квестлар, тәнкыйть лабораториясе, түгәрәк өстәл, иммерсив экскурсияләр, лекторий, музыкаль кичәләр, укучылар белән фәнни-тикшеренү эшләре, гаилә хроникасы, яшь журналист, яшь музей хезмәткәре һ.б. эш формалары планлаштырылган.
Утырышта катнашучылар белән бергәләп «Әбүгалисина» интеллектуаль уены (А.А. Абдрахманова, проектлар авторы һәм кураторы), Р.Кутуйның мәктәп программасына кергән “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча музей дәрес (Луиза Янсуар), «Ишекләрне ач!..» әдәби квесты (Айгөл Абдрахманова, проектлар авторы һәм кураторы, Нурия Мифтахетдинова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре, Гөлназ Җиһангирова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре) үткәрелде.
Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру, аның эчтәлеге, программалар, үткәрү формалары турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин сөйләде.
Эш барышында музей директоры Луиза Янсуар Татар китабы йортының «Һәр татар баласы укырга тиеш 100 китап» проекты белән таныштырды. Мәктәпләрнең һәм музейның үзара нинди яңа форматларда эшләп булу мөмкинлеге турында актив фикер алышынды, кызыклы тәкъдимнәр яңгырады.
Утырышта катнашучылар бу чараның файдалы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.