SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Өстенлек – заманча технологияләргә

IMG_3518

2019 нчы елның 31 нче октябрендә Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясендә “Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуда алдынгы технологияләр куллану һәм сыйныфтан тыш эшләрне оештыру” темасына багышланган семинар-практикум уздырылды. Семинарда рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең «Сәлам» укыту-методик комплектлары һәм В.Н.Мещерякова система белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул шәһәр күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен эшләп килә торган даими семинарлар турында мәгълүмат бирде. Бүгенге семинарның максаты, бурычлары, анда күтәреләчәк мәсьәләләр турында бәян итте.
Гимназия директорының милли белем һәм тәрбия буенча урынбасары Н.Х. Мусаяпова “ Гомуми белем бирү оешмасында үзгәрешләр белән идарә итү”, “Татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучылар белән эшне оештыру” темаларына чыгыш ясады. Гимназия мәгариф системасында инновацион эшчәнлекне оештыру буенча федераль мәйданчык булып тора. Гимназия татар телен дә инновацион технологияләр кулланып укытуга йөз тота. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының барысы да белем күтәрү курсларында үзләренең осталыкларын камилләштерделәр. Гимназиядә татар теле укытучыларының иҗади төркеме булдырылды. Берничә укытучы «Сәлам» укыту-методик комплектларының соавторы булып тора.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Х.Х.Хөснетдинова, Р.Г.Шакирова, А.Ә.Хөснетдинова, Г.Ш.Гыйниатуллина 1 нче һәм 2 нче сыйныфларда укучы рус телле балалар белән “Киемнәр”, “Мәктәп”, “Мәктәп белән танышам”, “Гаилә һәм киемнәр” темаларына ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Семинарда укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре, дәресләргә яратып йөрүләре күренде.
Семинарда катнашучылар өчен рус телле укучылар башкаруында “Дуслар телим”, “Тылсымлы җирдә чын дуслар” дигән мюзикл күрсәтелде
(авторлары: татар теле укытучылары А.Н.Тимерова, А.Ә.Хөснетдинова, Г.Ш.Гыйниатуллина). Мюзикл татар теле дәресләрендә өйрәнелгән барлык темаларны, лексиканы үз эченә алган. Укытучылар укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда зур көч куйганнары күренеп торды.
Семинарда гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Х.Х.Хөснетдинова, А.Н.Тимерова, А.Ә.Хөснетдинова, Г.Ш.Гыйниатуллина чыгыш ясадылар. Алар «Сәлам» укыту-методик комплектының, В.Н.Мещерякова системасының үзенчәлекләренә, принципларына тукталдылар, төрле эш алымнарын яктырттылар. Чыгыш ясаучылар дәресләрдә психологик рәхәтлек булдыру, балаларны тел мохитенә “чумдыру”, тел үзләштерүдә табигыйлек юлын сайлауның нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр, кече яшьтәге балаларны уен технологияләренә нигезләнеп укытканда, дәреснең нәтиҗәле булуын ассызыкладылар.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин үзенең чыгышын укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга юнәлтте.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә гимназия директорының милли белем һәм тәрбия буенча урынбасары Н.Х.Мусаяпованың зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.