SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Педагогик бәйгеләр – мөһим чара

DSC08644

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең актлар залында “Укытучының һөнәри үсеше ысулы буларак педагогик бәйгеләр” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинары уздырылды. Аның эшендә 60 тан артык педагог катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул семинарның максатын, бурычларын җиткерде, семинарда яктыртылачак мәсьәләләргә, проблемаларга тукталды, ел саен шәһәр һәм республика күләмендә “Ел укытучысы”, Россия күләмендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, Россия күләмендә туган тел укытучыларының “Мастер-класс” бәйгеләрен үтүен билгеләп үтте. Бу бәйгеләрдә шәһәребезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары теләп катнашалар, ел саен алдынгы урыннарны яулыйлар.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, укытучылары чыгыш ясады. Институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Р.Р. Шәмсетдинова эссе язу техникасы белән таныштырды, филология фәннәре кандидаты, доцент Л.Г.Гыйлаҗева федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, заманча дәресне модельләштерү, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В.Һадиева мастер-класс үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру, аның юнәлешләре, формалары, планлаштырылган нәтиҗәләрне үзләштерүне бәяләү турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин бәян итте. Чыгыш ясаучылар семинарда катнашучылар өчен консалтинг үткәрделәр.