SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укытучылар һөнәри осталыкларын камилләштерә

IMG_3183 (1)

Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Татар телен заманча технологияләр кулланып өйрәтү“ дигән темага семинар үтте. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул семинарның максаты, эш юнәлешләре белән таныштырды.
“Белем бирү учреждениесендә телгә өйрәтү эшен заман таләпләренә яраклаштырып оештыру” темасына мәктәп директоры О.В.Скробова чыгыш ясады. Ул федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, мәктәптә укыту-тәрбия эшен модельләштерү, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән методик эшне оештыру, заманча технологияләр куллану тәҗрибәсе белән таныштырды.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен сөйләм калыплары аша өйрәтү юлларына тукталды. Бу юл белән эшләүнең отышлыгын үз тәҗрибәсеннән китерелгән мисаллар белән дәлилләде. Семинарда катнашучылар укытучының 1 нче сыйныфта үткәргән татар теле дәресендә булдылар. Балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды, укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде. Николай Валентинович татар теленнән 1-4 нче сыйныфлар өчен язылган эш программалары белән таныштырды. Семинарда катнашучылар дәрескә карата үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр.
Киров районы 67 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г. Галиәскәрова үзенең чыгышында татар телен сөйләм калыпларына нигезләнеп укытуның өстенлекле якларын күрсәтте. Укытучыларга видеодәрес тәкъдим ителде. Гөлназ Гыйният кызы балаларның татар теле дәресенә яратып йөрүләрен, сөйләм телләренең дәрестән дәрескә камилләшә барын ассызыклады.
“Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ компетентлылыгын камилләштерүдә белем күтәрү курсларының роле” турында Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге ассистенты Г.Ф. Зиннәтуллина бәян итте. Ул курсларның эчтәлеге һәм аларның үзенчәлекләренә, анда күтәрелгән проблемаларга, яңалыкларга тукталды. Шулай ук Гөлшат Фәйзрахман кызы анкета уздырды, укытучылар курсларга карата үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллинның чыгышы гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартын тормышка ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга карата иде. Ул дәрестән тыш эшчәнлекнең максаты, бурычлары, оештыру шартлары, норматив-хокукый документлар, эшчәнлекнең юнәлешләре, төрләре, формалары, нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Семинар эшшендә “Мәгариф” журналы баш мөхәррире урынбасары Р.Г.Исмәгыйлева катнашты. Ул укытучыларның һөнәри осталыкларын камилләштерүдә, татар теле һәм татар әдәбиятын укытуда яңа технологияләр куллануны пропагандалауда журналның роле турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар өчен милли мәгариф проблемалары буенча консалтинг уздырылды.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар.