SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Дәрестән тыш эшчәнлекне проектлаштыру

DSC05536

Казан шәһәре Мәскәү районы Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы үткәрелде. Ул “Дәрестән тыш эшчәнлекне проектлаштыру” темасына багышланды.
Утырышны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул утырышның максаты, бурычлары, берләшмә әгъзалары белән таныштырды. Р.К.Зиннәтуллин чыгышында дәрестән тыш эшчәнлекнең асылы, эчтәлеге, юнәлешләре турында сөйләде, аның өстәмә белем бирү эшчәнлегеннән, сыйныфтан тыш эшләрдән аерылып тора торган якларына тукталды. Семинарда катнашучыларга дәрестән тыш эшчәнлекнең норматив-хокукый базасы, белем бирү оешмаларында булырга тиешле локаль актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бу юнәлештә эше оештыру буенча киңәшләр бирелде.
Дәреслекләр авторы, педагогика фәннәре кандидаты Р.З.Хәйдәрова татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештырганда предмет, метапредмет, шәхескә кагылышлы нәтиҗәләргә ирешү юллары турында сөйләде. Ул предметны укытудагы үзгәрешләр, яңалыкларга тукталды.
Семинарда катнашучылар өчен мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр буенча консалтинг уздырылды.