
Дидактические игры с использованием УМК
Московский район
Хазиева Эндже Узбековна, Салимова Фаниса Шамильевна
МАДОУ " Детский сад №340 комбинированного вида"
"Лучший электронный образовательный ресурс для дошкольников"
Дидактические игры с использованием ИКТ по обучению детей татарскому языку.
Укыту һәм тәрбия бирү процессында электрон белем бирү ресурслары
Информацион – коммуникатив технологияләр куллану – белем биру эшчәнлегендә иң отышлы алымнарның берсе булып тора. Татар теле өйрәткәндә әлеге ысулны куллану, балаларның сөйләм эшчәнлеге белән кызыксынуын арттыра, индивидуаль эшләргә мөмкинлек бирә. ИКТ кулланып әзерләнгән материал балаларда зур кызыксыну уята.
Шөгыльләр вакытында балаларга мулҗтфильмнар ,анимацион сюжетлар күрсәтәбез,аудиоязмалар тыңлыйбыз. Бу да ИКТ куллануга бер мисал булып тора.
Балалар бакчасында ИКТ кулланунын тагын бер отышлы ысулы – ул мультимедия презентацияләре. Әлеге презентацияләрне балалар белән бергә дә ясарга була. Алар узләренең яраткан рәсемнәрен, китапларын бик теләп алып киләләр. Әлеге рәсемнәрне сканерда компьютерга кучереп, слайд шоу ясарга мөмкин. Мондый материал танып белү эшчәнлегендә күрсәтмәлелекнең бер варианты булып тора. Презентацияләр куллану балалар өчен катлаулы булган темаларны эзлекле рәвештә аңлатырга мөмкинлек бирә. Аларның куру, ишету хәтерен ныгыта. Хәрәкәт, тавыш, мультипликация баланын игътибарын җәлеп итә, өйрәнелә торган материалга карата кызыксынуын арттыра. Шуңа күрә без узебезнең бакчада информацион – коммуникатив технологияләрне белем бирү эшчәнлегендә еш кулланабыз.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
уен Нәрсә юк.Д.с. 340.ppt | 4.4 Мб |
нәрсә ярата.ppt | 1.91 Мб |
, салат..ppt | 833.5 кб |
- Хазиева Эндже Узбековна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев