SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тел сагында - ир-егетләр

JPG

2019 нчы елның 26 нчы февралендә Казан шәһәре Совет районының 175 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тел сагында-ир-егетләр” педагогик уен –конкурсы үткәрелде. Анда Казан шәһәре һәр берләштерелгән районының ир-егетләреннән торган 4 җыелма команда катнашты.
Педагогик уенны шәһәребездә үз эшчәнлеген алып бара торган гомуми белем оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, укытучыларның предмет, мәдәни, социаль, аралашу компетенцияләрен камилләштерү, ир-ат мөгаллимнәрнең җәмәгатьчелек алдында профессиональ абруен күтәрү максаты белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе оештырды.
Уенның беренче этабында һәр команда үзе турында презентация тәкъдим итте. Икенче этапта команда капитаннары өчен телгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр буенча блиц турнир үткәрелде. Өченче этапта һәр команда “Теле барның - иле бар” темасына 3 минутлык видеоролик күрсәтте. Уенның дүртенче этабында команда әгъзалары татар театры тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Соңгы этапта укытучы һөнәрен сайлаган, яки мәктәптә эшләгән әдипләр Аяз Гыйләҗев, Гадел Кутуй, Газинур Морат, Рабит Батулла, Риза Ишморат, Тәлгать Галиуллин, Нурихан Фәттах, Хәй Вахит, Хатыйп Миңнегулов әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр команда әсәрдән алынган өзек, андагы персонажлар, спектакльдә катнашкан актер -укытучылар турында мәгълүмат бирде.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри Гран-прины Вахитов һәм Идел буе районының берләштерелгән командасына бирде. 1 нче урынны Киров һәм Мәскәү районнарының берләштерелгән командасы алды. 2 нче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының берләштерелгән командасы лаек булды. 3 нче урын Совет районы командасына бирелде
Уен концерт программасы белән үрелеп барды. Чараларда катнашучыларның саны йөздән артык иде.
Уенда җиңүчеләргә һәм призерларга Казан шәһәре мәгариф идарәсе дипломнары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры уенда катнашучыларга үз бүләкләрен бирде.
Уенны оештыруда һәм нәтиҗәле итеп үткәрүдә Казан шәһәре Совет районы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар иҗат үзәгенең милли тәрбия бирү бүлеге мөдире Ләйсән Мансур кызы Антонова зур көч куйды.
Уенны уңышлы үткәрү өчен 175 нче мәктәптә барлык шартлар да тудырылган иде.